Элек Казан башка урында, Казанканың бик текә ярында булган. Иске Казанда бер умартачы яшәгән. Хәзерге Казан урнашкан Елан тавында аның умарталары булган. Умартачы умарталыгына еш кына үзенең матур кызын да алып барган. Кызга бу урын бик ошаган: «Шәһәр нигә биредә түгел икән»,— дип уйлаган.
Бер көнне кыз Казанкага суга киткән. Зур кувшинны тутырып су алган да өенә юнәлгән. Тауга менү җайсыз булган. Кыз арган һәм шәһәр төзергә шундый урын сайлаган өчен ханга начар сүзләр әйтеп ташлаган. Бу сүзләрне кемдер ишетеп ханга җиткергән. Хан ачуланып кызны үз өенә чакырткан. Кызны китергәннәр. Аның матурлыгын күреп, хан йомшарган һәм хөкем итү урынына аңа сорау биргән:
Кыз ханга бик ошаган, ул аңа өйләнгән һәм аның теләген үтәргә булган — шәһәрне Елан тавына күчерергә карар кылган.
Өйләнүеннән күп вакыт та үтми, хан үзенең улын һәм ике асыл затны — морзаны яңа шәһәр төзергә җибәргән. Шунда хан улына хат биреп, шәһәргә урын сайлап алганчы аны укымаска кушкан.
Болар Елантауга баргач, шәһәр өчен урын сайлаганнар, аннары хатны укыганнар. Анда: «Шәһәр нык торсын өчен, шобага буенча, бу кешеләрнең берсе тере килеш җир астына күмелсен»,— дип язылган була. Шобага салганнар. Ул хан малаена чыккан. Ләкин морзалар, хан малаен кызганып, беренче корылма астына тере эт күмгәннәр, ә малайны яшергәннәр. Хан шобаганың үз улына чыкканын белгәч, бик кайгырган. Әмма тиздән сер ачылган һәм ханның күңеле күтәрелеп киткән.
Бер карт мулла хан малаеның исән калганын, алдау булганын белгәч, ханга килеп: