Четверг, 13.11.2025, 09:02:05   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [490]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1182]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [260]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [32]
Стихи [16]
Хикәяләр [79]
Рассказы [31]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6532
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 27 » ГАБДЕШШӘМС
ГАБДЕШШӘМС
18:18:55
Казаннан читтә хәзер Иске Болгар дип исемләнеп йөртелгән урынга Габдешшәмс 200 гаскәр белән килеп төшкән. Билгеле инде, гаскәр белән килгәч, бу урында ул шактый нык көчәйгән.

Килүченең исеменнән үк күренеп торганча («шәмс» кояш дигәнне аңлата), Габдешшәмс кояшка табынган. Үзе аллага сыгынмагач, җирле халыкка да кояшка табынырга дип әмер биргән. Ләкин шул кичне үк ул бер төш күрә: чал гына сакаллы бер карт аңа: «Син Габдешшәмс түгел, ә Габдрахман, шулай булгач, син аллага табынырга, аллага сыгынырга тиеш. Син аллага табын»,— дип өч мәртәбә кабатлый да юк була. Габдешшәмс исә, җанына тынычлык таба алмыйча, бөтен фалчыларны, төш юраучыларны җыярга боера. Бер ай юрый алмыйлар төшне.

Көннәрдән бер көн, алтын таҗын салып йокларга яткач, кинәттән берәү килеп, карават аякларын чаба һәм таҗын алып: «Габдрахман, мин төш юрарга килдем»,— ди. Бу — Хозыр галәйһиссәлам* була. Шуннан Габдешшәмс, халыкны кояшка табындырырга дигән сүзеннән кире кайтып, гаскәрен дә, ата-анасын да аллага табынырга мәҗбүр итә, үзе дә аллага сыгына башлый.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1780 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2011  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz