1780. Агач җимеше белән матур. 1781. Агач, җимеше күп булган саен, ныграк иелер. 1782. Агачны кем утыртса, җимеш шуныкы. 1783. Агачның алмасы еракка төшмәс. 1784. Агачта җимеш арткан саен, ботагы күтәрелми. 1785. Агачы кыек булса да, алмасы тәмле була. 1786. Аланда үскән балан әче була. 1787. Алма агачыннан ерак төшми. 1788. Алма агачының алмасы төбенә төшә. 1789. Алма ничек пешкән — эргәсенә шулай коелып төшкән. 1790. Алма теләсәң, агачыннан күз алма. 1791. Алма — төбенә төшми кая төшсен. 1792. Алма янында яткан бәрәңге алма тәмәйткән, бәрәңге янында яткан алма бәрәңге тәмәйткән. 1793. Алма яратсаң, гөлен сакла. 1794. Алмагачны ашласаң, тәмле алма ашарсың. 1795. Алмалары булмаса, алмагач гаепле түгел. 1796. Алманы үстерү кыен, черетү ансат. 1797. Алманың асылын аю ашый, чикләвекнең төшен корт ашый. 1798. Алманың кызылына алданма. 1799. Алмасын ашарсың — агачын кисмә. 1800. Ашамас җирдә җимеш күп. 1801. Аяз елны алма күп, явым елны гөмбә күп. 1802. Бакча булдырмый алма булмас. 1803. Балан бал белән тәмле, бал балансыз да тәмле. 1804. Бер агач ике төрле җимеш бирмәс. 1805. Бер черек алма бөтен йөкне черетә. 1806. Буласы җимеш чәчәгеннән билгеле. 1807. Вакыты үткәч, кура җиләге җыярга барма. 1808. Кызыл алманың эче кортлы булучан. 1809. Кулың җиткән ботакның алмасын өз. 1810. Миләш дигән җимеш авыздан — су, күздән яшь китерер, имеш. 1811. Миләштән бәлеш салмыйлар. 1812. Пешкән алма үзе өзелеп төшә. 1813. Сау алма саптан төшми. 1814. Сусыз агачта сусыл җимеш пешмәс. 1815. Таза алмагачта да черек алма булгалый. 1816. Тиз пешкән җимеш тиз чери. 1817. Чәчәге коелгач, җимеше булыр. 1818. Чәчәк күрсәтмәгән агачтан җимеш көтелмәс. 1819. Шомырт чәчәк аткан вакытта кызлар җилкенә, балан чәчәк аткан вакытта балык сикерә. 1820. Яфрак астында пәрдәле җимеш торыр. 1821. Яфракка карап,алма санама. 1822. Яхшы агач яхшы җимеш бирә. 1823. Өлгергән өрек сабагында тормый. 1824. Өч көн үтте — чия чәчәге шиңде. 1825. Җиләк бердән җыйнала. 1826. Җиләк җиләккә карап пешә. 1827. Җиләкне вакытында җыялар. 1828. Җимеш ашыйсың килсә, чәчәген өзмә. 1829. Җимешен аша, бакчасын сорама. 1830. Җимешен аша, ботагын сындырма. 1831. Җимешле агач зур булмый. 1832. Җимешле агачка терәк куялар. 1833. Җимешнең асылын эт ашый. 1834. Җимешсез агач — утын, яңгырсыз болыт — төтен. 1835. Җимешсез агачка балта чабалар, җимешле агачка таш аталар. 1836. Җимешсез агачка таш атмыйлар. 1837. Җиренә күрә җимеше. 1838. Һәр җимешнең үз корты бар. 1839. Һәр җимешнең үз мизгеле бар. * * * 1840. Алма пеш, авызыма төш. 1841. Алма белән алма кебек яшәү. 1842. Алмалары суга туенган. 1843. Алмалыда бер көн, салмалыда бер көн. 1844. Аңа бит алма — шалкан, ком — талкан. 1845. Зәңгелә кач, идел кич, иске авызга яңа аш. 1846. Кеше бакчасына таш ату. 1847. Кипкән җимеш күк куырылган. 1848. Миләш диеп капкан идем, балан булып чыкты бу. 1849. Пешмәгән җимештән катмаган как. 1850. Яңа җимеш, иске авыз. |