13790. Акыллы ир хатынын яманламас.
13791. Алама булса да, ир яхшы; сукыр булса да, кыз яхшы.
13792. Алган ире яратса, кара хатын ак булыр.
13793. Арбаның шыгырдавы дегеттән, хатынның лыгырдавы ирдән.
13794. Аргыл ашкан ат яман, хатыны үлгән карт яман.
13795. Ата алмаган атыннан күрер, кайтып килеп хатыныннан күрер.
13796. «Атаң кинәнеп йөк артыннан бара»,— дип әйтте, ди, бер хатын, ире төнлә печән белән Казанга киткәч, үзе тышка чыгып туңып кергәч.
13797. Ашлык уңса — җирдән, хатын уңса — ирдән.
13798. Батыр ир яуда җиңелмәс, матур хатын ирдән җиңдермәс.
13799. Бер ир әйткән: «Илдә юкны пешер, хатын!»
13800. Бер күлмәгем биш киле, ирем сөя, нишләрсең; биш күлмәгем бер киле, ирем сөйми, нишләрсең.
13801. Бер хатынның ире үлсә, кырык хатынга көндәш була.
13802. Бер хатынның хәйләсе кырык ир хәйләсеннән артык.
13803. Бизмән белән гер бергә, хатын белән ир бергә.
13804. Бил бәйләп кенә ир булмассың, чәч тарап кына хатын булмассың.
13805. Еллыгын уйламаган ирдән биз, айлыгын уйламаган хатыннан биз.
13806. Ике сыерлының әйрәне бар, ике хатынлының вәйраны бар.
13807. Ир акыллы булса, хатын күндәм була.
13808. Ир асылы — һиммәтле, кыз асылы — кыйммәтле.
13809. Ир-ат булса, йорт-җирен макта; хатын-кыз булса, аш-суын макта.
13810. Ир — ат, хатын — арба.
13811. Ир батырлыгына таянса, хатын матурлыгына таяныр.
13812. Ир — баш, хатын — муен.
13813. Ир — беләк, хатын — терәк.
13814. Ир белән хатын арасына кергәнче, кылыч белән кылыч ара-сына кер.
13815. Ир белән хатын — игезәк җан.
13816. Ир белән хатын икесе бер камырдан әвәләнгән.
13817. Ир белән хатын иртәнчәк кыешалар , кичтән сөешәләр.
13818. Ир белән хатын — куш тирәк: төбе бер дә тамыры бер.
13819. Ир белән хатын — ут белән төтен, арасына керсәң, калмассың бөтен.
13820. Ир белән хатынның тавышы юрган астыннан чыкмаска тиеш.
13821. Ир бер сүзле, хатын кырык сүзле.
13822. Ир дә хатын баласы, хатын да ир анасы.
13823. Ир — имән, хатын — колмак, аны сарган да башыннан игән, ди.
13824. Ир — келәт, хатын — йозак.
13825. Ир кимчелеген хатын янында сөйләмиләр.
13826. Ир китерә белсен, хатын җиткерә белсен.
13827. Ир — кул белән, хатын итәк белән җыяр.
13828. Ир кырмыскадай ташыр, яман хатын судай чәчәр.
13829. Ир көнләмәгән ишәк, хатын көнләмәгән калтак.
13830. Ир көнләсә өй төзәр, хатын көнләсә өй бозар.
13831. Ир күрке — хатын, хатын күрке — ир.
13832. Ир сугыштан кайтыр, сугыш хәлен хатыныннан ишетер.
13833. Ир «сукыр», хатын «телсез» булса, тормыш яхшы бара.
13834. Ир — табучы, хатын — туздыручы.
13835. Ир тавышлы хатында оят булмас, хатын тавышлы ирдә куәт булмас.
13836. Ир тиргәвеч булса, хатын үрләвеч була.
13837. Ир уңган булса, хатын елдам була.
13838. Ир-хатын талашыр, талашыр да ярашыр.
13839. Ир-хатынның арасына сүз салма, башыңа авыру алма.
13840. Ир хатынын сөймәсә, иннек-кершәннән ни файда.
13841. Ир яхшы булса, ямьсез хатынга да төс керә, ди.
13842. Ир яхшысы илгә ярый, хатын яхшысы иргә ярый.
13843. Ир яше — ике утыз, хатын яше — бер утыз.
13844. Ир өй салган — хатын җимергән, хатын өй салган — шайтан да җимерә алмаган.
13845. Ир өйдән чыкса — бәрәкәт, хатын-кыз өйдә торса — бәрәкәт.
13846. Ир өйнең бер чатын тотып торса, хатын өч чатын тотып торыр.
13847. Иргә корал, хатынга зиннәт йөк түгел.
13848. Иргә, эшләп түгел, кешнәп ярыйсың.
13849. Иргә яраган хатын миргә дә ярар.
13850. Ирдәүкә булса хатының — яу, катынша булса ирең — яу.
13851. Ире яманның иңеннән билгеле, хатыны яманның җиңеннән билгеле.
13852. Ирен сөйгән хатынның өенә нур явар.
13853. Ирен яманлаган хатыннан биз, хатынын яманлаган ирдән биз.
13854. Иренчәк иргә чигенчәк хатын.
13855. «Ирең булса «чалт» итеп суксын, «чут» итеп үпсен!» — дип әйтте, ди, бер хатын.
13856. Ирең хәстәрле булса, хатының тастарлы була.
13857. Иркә хатын иренең сакалына тотыныр.
13858. Ирле хатын идел кичкән, ирсез хатын утырып калган.
13859. Ирле хатын терәкле, маллы хатын йөрәкле.
13860. Ирле хатынга бүре дә тими.
13861. Ирләр авызында: кыз, кыз; хатыннар авызында: тоз, тоз.
13862. Ирләр имән тамыры, кызлар бодай камыры.
13863. Ирләр имән тамыры, хатыннар каз үләне.
13864. Ирләр күп булса, утын юк; хатыннар күп булса, су юк.
13865. Ирләр күрсә — нәкыш, хатыннар күрсә — яңлыш.
13866. Ирләр — мунчадагы пирләр, хатыннар — кара каргалар, кызлар — кызыл гөлләр.
13867. Ирләр сөяр сауны, хатыннар сөяр байны.
13868. Ирләр эш пешерә, хатыннар аш пешерә.
13869. Ирләр өйдә утырса да, күңеле тышта; хатын-кыз тышта йөрсә дә, күңеле өйдә.
13870. Ирләрнең ирке булса, хатыннарның хәйләсе бар.
13871. Ирне ир иткән дә хатындыр, җир иткән дә хатындыр.
13872. Ирнең атын хатын чыгара, хатынның атын утын чыгара.
13873. Ирнең уңмаганы икмәксез булыр, хатынның уңмаганы күлмәксез булыр.
13874. Ирнең яманы угрылык кылыр, хатынның яманы уйнаш кылыр.
13875. Ирнең җилкәсен — нужа, башын хатын ашый.
13876. Ирсез хатын — йөгәнсез ат.
13877. Ирсез хатын — түбәсез йорт кебек.
13878. Ирсез өй — көнсез өй, хатынсыз өй — айсыз өй.
13879. Катыншадан хатын артык.
13880. Кош — канат җиле белән, хатын — ире белән мактаныр.
13881. Кош канатын үзе каермас, яхшы ир хатын аермас.
13882. Куштан хатын, иргә яраса да, илгә ярамас.
13883. Кыз кочмаган ирнең җаны тыныч, кузгалак ашамаган кузый тыныч.
13884. Кәҗә гомере үтә тоз дип, ир гомере үтә кыз дип.
13885. Оялчан хатын — шәһәр бәясе, оялчан ир тәкә бәясе.
13886. Усал хатынга ир булганчы эт хуҗасы бул.
13887. Хатын гайрәтле булса, ир куркак булыр.
13888. Хатын иргә карады, ир җиргә карады.
13889. Хатын йөзе — ир якасы.
13890. Хатын калса, ир табар; бала калса, мал табар.
13891. Хатын канаты — ир, ир канаты — ат.
13892. Хатын кеше, биш көнлек икмәк булса, иренә икмәк бетте дип әйтер.
13893. Хатын кеше ул табар — торырын белсен; ир кеше мал табар — корырын белсен.
13894. Хатын куштаны иргә яраган, ир куштаны миргә яраган.
13895. Хатын-кыз мамык түшәк: кабарткан да ир, калҗайткан да ир.
13896. Хатын уңса — ирдән, ир уңса — чирдән.
13897. Хатыны үлгән ир кызлы өйгә карап елый.
13898. Чиста хатын иреннән күренә.
13899. Чүбек баш ир булганчы чүпрәк баш хатын булуың артык.
13900. Ызба күрке хатын, йорт күрке — ир.
13901. Яман ат иясен картайтыр, яман хатын ирен картайтыр.
13902. Яман ирне яхшы хатын кеше итәр.
13903. Яман хатын ирен кеше алдында хур итәр.
13904. Яман хатын үзе дә көн күрмәс, иренә дә көн күрсәтмәс.
13905. Яман хатынның, пычагы үтмәсә дә, теле үтәр.
13906. Яратышкан ир белән хатын балта сабына ятып та йоклый.
13907. Яхшы ир белән хатын хур булмый.
13908. «Әй ат, ат, ята мәче белән хатын тәк»,— дип әйтте, ди, бер ир юлда барганда.
13909. Өйне кырык ир тутырмый, бер хатын тутыра.
13910. Җепкә элмәк ясау ирләр эше, җепкә кер юып элү хатыннар эше.
* * *
13911. Атыбыз — ирле, буебыз — ярлы.
13912. Ире чыкса — киенер, ире кайтса — көенер.
13913. Ирем китте калага, мин киттем далага. |