Бервакытны Хәмидулла чиркәүгә керә дә, менеп, колоколны кага башлый. Староста колокол тавышын ишетеп килсә, чиркәү бикле, колокол кагалар. Ул да түгел, поп та килеп җитә. Чиркәүне ачып керә. Керсә, Хәмидулла чишенгән, ялангач килеш аяклары белән югары, башы түбән асылынып тора. Поп бу хәлне күргәч: «И,— ди,— безнең чиркәү святой икән, бу ангел»,— дип, бөтен җыелган халыкны молиться иттереп чыккан. Болар чыгып киткәч, Хәмидулла алтыннарны алып чыгып киткән. |