Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 23 » ЮГАРЫ ШЫРДАН
ЮГАРЫ ШЫРДАН | 23:41:37 |
Шырдан булмастан элгәре иске заманда Бишбатман мөселман авылы булгандыр. Ул заманда Болгардан берничә кешеләр Бишбатманга килеп-китеп йөриләр икән. Зөя янында бер күл бар; хәзердә Шырдан күле дип атала. Болгардан биш-алты кеше чыгып, җәй көнендә һаман ул күл янында хайваннар ашатып, симертеп, кыш булса, Болгарга кайтып китәләр икән. Аннан сон Болгар таркалгач, бу тарафны хуш күреп, монда күчеп килмәкче булганнар. Шул күл янына йорт-җир корсалар, тугры килмәгән; аның өчен: ул җирне яз көне су басадыр икән, дип Бишбатманга белешләре вә карендәшләре янына киңәшкә барганнар. Ул вакытта Бишбатманда Бикташ дигән бер кеше бар икән. Аның белән урын карарга чыгып, төрле җиргә ятып йоклап караганнар. Әүвәл Бурабия урынына ятып йоклаганнар. Төшләрендә чиркәү авазы ишеткәннәр. Анда утырырга күңелләре тартмаган. Ул чагында Бурабия авылы юк икән. Бурабия яңарак булган урыс авылыдыр. Шырдан кыры элгәре Беловолга кырына тоташкан икән, дип сөйләшәләр. Аннан соң хәзерге Иске Йорт дип әйтәләр. Югары Шырдан кырында бер уйсу җир бар, шул җиргә ятып йоклап караганнар; аннан соң шул җиргә утырмакны мәслихәт күреп, шул алты кеше анда килеп утырганнар. Ул алты кешенең берсе үзенең ике углы белән килгәндер. Әмма үзенең исеме мәгълүм булып калмаган. Бер углы Бираш (Бәйраш?), икенче углы Атна Хуҗа дигән кешеләр икән. Хәзердә Иске Йортта Атна Хуҗа күле дигән чишмә бар, шул Атна Хуҗа казыган чишмәдер. Әмма Бираж белән Атна Хуҗаның аталары монда күчеп килгәч, озак тормаган — хаҗга китеп, шунда вафат булып калган. Бик бай кешеләр икән. Ничәшәр мең баш җылкылары, сыерлары бар икән. Янә бер чишмә бардыр: Бираш кизләве дип йөртәләр; хәзердә ул кизләү Ачасыр кырында калгандыр. Шул Бираш баба казыган кизләү дип риваять кылалар. Янә ул Бирашның атасы белән бертуган адәм бар икән, Әсгади исемле; бабалар башы дип йөртәләр икән. Ул Әсгади Бишбатманда торган. Аның нәселләре мәгълүм түгел. Бәлки аның нәселе Кошманда булырга кирәк, хәзердә бабалар нәселе Кошмандыр. Кошман хосусында бәяны килер. Бирашның балалары булган. Ләкин берсенең генә исеме мәгълүмдер: Габдерәзак дигән бер углы бар икән; бик укыган, мулла кеше булган. Заманында Габдерәзак мулла диерләр икән. Безнең ерак бабабыз шулдыр. Ләкин безнең вакыйган ерак бабабыз Бираш булса да, Габдерәзакның гыйлеме, дәмуллалыгы вә шөһрәте сәбәпле, Габдерәзакка туктатылды. Ахры, ул кешеләр Иске Йорт урынында озак тормаганнар; хәзердәге Шырдан урынына күчеп килгәннәр. Урман эченә алан ясап, урманны ачып утырганнар. Хәзердә дә авылның югары башында бер куаклык бар — Алан башы диләр; искедән калган исемдер. Шул Иске Йорт дигән җирдә бу вакытта бәгъзе йорт нәрсәләре табалар балтадыр, пычактыр, шуның кебек нәрсәләр. Ул заманда Бишбатман белән Шырдан арасында бик калын урман булган. Бишбатмандагы шул Бикташ исемле кеше Бирашлар катына килеп-китеп йөрергә үзенә урман эчендә юл ачкан; Бикташ юлы дигән юл хәзердә дә бар.
Шырдан мулла [сы] Габденнасыйр мәрхүм сөйләгәне бар иде. Бу Урси баба үзенең бабасыннан риваять кыладыр икән: Габдерәзак мулланың дүрт углы булган — берсе Йосыф исемле икән, калган өч углының исеме мәгълүм түгел (түбәнрәк бәян кылыныр). Габдерәзак баба үзенең заманасында бик мәшһүр бай кеше булган икән. Чар Иван Казанны алган заманда, Габдерәзак баба сәламәт икән. Шул сәбәпле чар Иван дип халык телендә калган. Ул чар Иван дигәннәре Иван Василич Грозный булырга кирәк. Хәзердә дә бер-бер төрле бик кадимге иске нәрсә хосусында сөйләшкәндә әйтәләр: чар Иван заманыннан калган нәрсә, яки, чар Иван заманындагы нәрсә, диләр. Хәтта карчыклар арасында һәм бар, хатын кеше тәварихны төптә күрмәгән булса да. Янә Фәтхулла баба риваять кыладыр Урси бабадан вә һәм Рәки баба риваять кыладыр Мәмәт бабадан: Габдерәзак мулла бик гайяр , бай кеше һәм мулла кеше икән. Үзенең заманасындагы тирә-як халкы арасында начальник булып торган; кычкырыш вә дәгъвалары булса, Габдерәзак бабага килеп хөкемгә торалар икән. Габдерәзак аларны килештереп хөкем итеп җибәрәдер икән вә һәркайсы аның хөкеменә риза булып китәләр икән. Габдерәзакның ишек алды гыймарәте вә каралтылары бик зур булган; авылның югары башында чирек авылга чаклы күрсәтәләр. Ишек алдының егерме җирдән капкасы бар икән, диләр. Үзе тәкъва вә диянәтле адәм булгандыр. Бик картлыкның чигенә җитеп үлгәндер. Сабит Җәмил углы — Мөхәммәдьяр бабадан, Мөхәммәдьяр баба атасыннан риваять кылып сөйләшәдер икән: Габдерәзак мулла патшалар белән таныш булган. Пидыр Иваныч заманасында Габдерәзак баба мәшһүр кеше булып, Пидыр Иваныч аны тау як халкына баш итеп куйган, имана шикелле халыктан җыя торган ясакларны акчадан, иген-тарудан җыеп, Пидыр Иванычка җибәрәдер икән, һәрбер хәзинәгә тәгаллыклы эшләр, гошерләр булсын, хәзинәгә Габдерәзак аркылы барыр икән вә янә моның кебек эшләр һәммәсе аңар тапшырылган икән. Вә янә риваять кылалар, Хәсән баба үзенең атасыннан ишетеп сөйләр икән: Габдерәзак бабага тирә-яктан гошер килгәндә юлларны, күперләрне төзәтерләр икән; аңар китергән игенне бушатырга нәүбәт тимичә, күбесе кырда кунарлар икән. Габдерәзак баба авылның тышына бер кеше куяр икән, таяк белән нәүбәт тамгасы биреп торыр өчен. Гошерләрне, ягъни китергән игеннәрне бушатып тәмам булгач, артып калган тамга таяклары күп замангача шул урында ятыр икән. Хәзердә таяк ташлаган юл, диләр, шуннан калган исемдер. Бу Габдерәзакның ике углы бик гайяр кешеләр булып, Габдерәзак баба шул ике углын военный киемнәр киендереп, шул заманда яңа патша ханлыкка утыргач, котлап урыс ханына ат мендереп бәхеш кылган, ягъни атлары, кораллары, киемнәре белән тәмам баштанаяк военный кеше итеп җибәргән. Бервакытны урыстан Богдан дигән җанарал Казанга киләсе булгач, Габдерәзакка әмер булып, урман эченнән юл ачтырганнар. Хәзердә Богдан юлы дигән исем шуннан калгандыр, Шырдан кырында. Аннан соң Габдерәзакның ул ике углы кайтып килмәгәннәр; Митри сугышында һәлак булганнар. Урси бабадан риваять кылалар: Пидыр Иваныч белән Габдерәзак мулла дин тугрысында сөйләшкәндә, Габдерәзак мулла әйтәдер икән: «Әгәр урманны бер генә төрле агач итә алсаң, урыс йортын бер диндә итәрсең»,— дип. Вә янә каршы тауда Габдерәзакның салдырып куйган ашлык сарайлары бар икән, хәзинәгә китәсе ашлыкларны асрар өчен. Урыс ханы тарафыннан аңар бирелгән берничә казаклар бар икән, каравыл өчен. Ул каравыл өчен бирелгән казакның нәселләре күптән түгел вафат булдылар. Без Габдерәзакка бирелгән казакның нәселләре, дип йөрерләр икән. Бер Чапи казак дигән адәм бар иде. Үзенең бабаларыннан риваять кыладыр икән: без Габдерәзак мулланың хан тарафыннан бирелгән казаклар нәселеннән, дип. Янә Фәтхулла баба риваять кыладыр Урси бабадан, Урси баба сөйләр икән: бервакытны Габдерәзак мулланың өенә кунаклар җыелгач, сүз чыккан. Берсе әйткән: «Габдерәзак кебек бай кеше бу тирәдә юкдыр»,— дип. Аңар каршы икенче бер адәм: «Юк, мин Ишморзаны Габдерәзактан баерак булыр дип беләмен»,— дигән. Ул заманнарда янә бер Ишморза дигән бай кеше бар икән. Габдерәзак мулла моны ишеткәч, үзенең кешеләренә боерган: «Бар, әйтегез, малайлар вә хезмәтчеләр һәркайсы военный киемнәрен киеп, атларын атланып, ишек алдына җыелып саф ясап тезелеп торсыннар»,— дигән. Габдерәзакның боерыгы буенча, барысы да җыелып килгәннәр; атларының дагалары һәм иярләренең өзәңгеләре һәммәсе көмештән икән. Ничә батыр коллары бар икән. Ул заманның истилахыңча , «чура коллар» дип әйтәләр икән. Авылдан бер яктарак Габдерәзак үзенең колларына торырга йортлар салдырган икән. Хәзердә Шурагыл дигән бер урын бардыр. Шырдан кырында. Шул «чура кол» дигән сүздән Шурагыл булгандыр. Янә Габдерәзак бабаның ишек алдында коесы бар икән. Габдерәзак коесы урыны, дип хәзердә дә әйтәләр. Ахыр ул заманда урыс ханнары арасында да тынычсызлыклар күп булып, Габдерәзак мулланың дошманлык вә көнчелек кылучылары күбәеп, ахыр көннәрдә фәкыйрьлеккә төшеп дәүләте киткән. Шул сәбәпле тәзкирәләре бер дә калмагандыр. Бик фәкыйрьлектә вафат булгандыр.
Габдерәзакның бер углы Йосыф исемле икән. Аның углы Галкәй, аның углы Габделгазиз, Әбләрзи дип мәшһүрдер. Аның углы Әлмөхәммәд, бу Әлмөхәммәд һәм Мүки дип мәшһүрдер. Бу Мүки баба һәм үзенең заманасында бик мәшһүр гайяр кеше булгандыр. Урыс халкы арасында мәкъбүл , сүзе үткән кеше булгандыр. Шул заманада кайда угрылар бар, кайда ни нәрсә угырлана — һәммәсен шымчылап, сизеп торадыр икән. Берәүнең бер атымы яки башка төрле нәрсәсеме җуелса, Мүки бабага килеп, Мүки баба кем угырлаганын шымчылап белеп, ул угырланган нәрсәне табып чыгарадыр икән. Угрылар, Мүки белмәсә ярар иде, дип куркып торырлар икән. Хасиле, бу заманның Маҗар Фазлый шикелле адәм булгандыр. Шул сәбәпле бәгъзе адәмнәр аның хакында «Мүки карак» дип ифтира кылалар.
Ул Мүки баба үзе голәма катарәсеннән булмаса да, гыйлем әһеле белән дус вә әшнә булуы сәбәпле, углын яхшы укыткан. Углы бик мулла кеше вә диянәтле кеше булгандыр. Безнең Хөсәен бабабыз шул Әлмөхәммәд углыдыр. Хөсәен баба бик озак яшәмәгәндер. Нәхү гыйлеменә бик маһир кеше булгандыр; нәхү гыйлемендә аның язган китаплары: «Шәрхе мелла», «Мисбах», «Сарыф һәваи», «Гавамил» вә дәхи моның кебек китаплары хәзердә дә бардыр. Бәрәзәдә чагында Сәгыйд хәзрәттән тәгълим алгандыр. Бәрәзәдә язылган аның кулы белән «Кәшфел-әсрар» дигән китап 1190 нчы елларда, ягъни 1773 нче елларда язылгандыр. Ул заманнар китап, коръән басыла торган басмаханәләр юк, халык кулында һәммәсе язган китап, коръән булгандыр. Хөсәен баба язуга оста кеше булгандыр. Риваять кылалар: Хөсәен баба коръән язучы иде; үзенең гомерендә берничә йөз коръән язгандыр диләр. Аның кулы белән язылган коръәннәр бәгъзе кеше кулларында хәзердә дә күренәдер. Күп еллар Шырданда имам булып торган адәмдер. 1805 нче елларда вафатдыр вә һәм аның гыйлеменең әсәре хәзер дә баласының балаларында да күренәдер.
Аннан соң аның углы пәдәребез мулла Габденнасыйр атлыдыр, һәм үз заманасының атасыдыр. Ягъни һәрбер мөбтәля кешегә вә аннан ярдәм эстәп килгән адәмнәргә ата кебек шәфкатьчән булган адәмдер. Шул сәбәпле изгелекле вә изгелеге күп булган өчен Әбүлхәер ләкабе кушылсын. Бу Габденнасыйр мулла үзенең заманында гайяр, үткен вә һәм бик зирәк адәм булгандыр. Вә һәм урыс телен кәмаһүә яхшы белгәндер. Бик галим кеше, хәтта замананың галлямәсе дип атасак та садыйк булыр. 1812 нче елларда Шырданга имам булыр өчен эшне йөртә башлагач, Сәли бабаның кызын никяхлаган, соңында имам булуны тәрек кылып , дөнья мөгамәләсенә катышканлык сәбәпле, ясалган приговоры мөфти мәхкәмәсендә шулай ятып калгандыр. Гәрчә указной мулла булмаса да, тирә-якта Насыйр мулла дип мәшһүр иде. Замананың галлямәсе иде. Әүвәл башта Мәчкәрәдә тәгълим алгандыр. Аннан соң Бәрәскәдә Сәгыйд хәзрәттән тәгълим алгандыр вә һәм Сәгыйд хәзрәт бистәгә килгәч, Сәгыйд хәзрәт белән Бәрәскәдән Казан шәһәренә килгәндер. Язуга бик оста иде. Хәзердә егерме бишләп үз кулыннан чыккан китаплар бар. Фарси һәм гарәби язуга маһир иде. Хосусән ахыр көннәрендә күп китап язды вә һәм тасниф кылынмыш ничә рисаләсе бардыр гарәп телендә. Бәгъзеләрнең «иҗтиһад заманы мөнкариз » дигән сүзләрен рәд кылып язган рисаләсе бардыр. «Иҗтиһад заманы мөнкариз» дигән кешене бер дә яратмас иде. Һәр бәндәгә иҗтиһад лазем эш, дип балаларына һәр даим ишеттерер иде. Балалары һәм хәзердә шул мәзһәбтәдер . Вә янә кыз-хатын сабан туй дигән җирләренә чыгып, уен-көлке ясауны рәд кылып, бер кечерәк рисаләсе бардыр, гарәп телендә. Вә һәм ошбу җиремездә җәй көннәрендә ястү намазы сакыйт дигән кешеләрне рәд өчен гыйшаның вөҗүбен исбат кылып язган бер рисаләсе бардыр. Ахыр көннәрендә тәкъва вә диянәт бабында фәриди гасыр иде. Үзенең вафаты соңында язылмыш тәзкирәләреннән хисап кылынды. Ахыргы калган егерме биш ел гомерендә мең дә өч йөз мәртәбә Кәляме шәриф хәтем кылмышдыр , һичбер риясыз вә һәм зиядә мөтәшәрригъ адәм иде вә һәм башка мәнакыйбе күпдер. Монда барысын зикер кылмак мөмкин түгел — ахыр вәгъдәсе җитеп, мең дә сигез йөз дә җитмеш икенче елда мартның унсигезенче көнендә мәрхүм сиксән биш яшендә икән, рух порыфтухлары тәйран итте.
Шырданда хәзер дә ике нәсел бар: Болгар нәселеннән түгел, дип риваять кылалар. Берсе чуваш нәселе, берсе чирмеш нәселе икән, диләр. Бәйри дигән кешенең анасы Торламастан килгән чуваш хатыны икән. Янә берсе Ишем дигән кешенең балалары чирмеш икән, диләр. Рәки баба Сәгыйд хәзрәттән риваять кыладыр, Сәгыйд хәзрәт әйтер икән: Шырданда зур ут булмас, иген биек булып китмәс, дип. Дөрес, моңар чаклы зур ут булганын әйтмиләр һәм иген-тару да бик ишелеп булганы юк.
Шырданда имам булып торган адәмнәр: Габдерәзак мулладан соң бер заманнар, тәхминән 1650 нче елларда, Михаил Федоричлар патша булып торган заман булса кирәк, Шырданда ике агай-эне кешеләр булган: берсе Сәлам мулла, берсе Җәгъфәр мулла, диләр икән. Шул заманнарда мөселманнарга дин тугрысында тыгызлык булган. Ул вакытта Җәгъфәр мулла имам булып торадыр икән. Шул заманның низамынча , солдат алырга набор булып, берәүне солдатка бирергә алып киткәннәр. Чукынып котылган да кайткан. Шулай итеп, унлап кеше чукынып солдаттан котылганнар, Җәгъфәр мулла үзенең агасына, Сәлам муллага әйткән: «Инде, бөрадәр, әгәр дә болай карап торсак, бу бәдбәхет һәммәсе дә чукынып бетәрләр болар, мин үзем солдатка китим, син боларны дингә өйрәтеп имам булып тор»,— дип. Җәгъфәр мулла үзенең ихтыяры белән солдатка китеп һәм хезмәтен тутырып кайткач, янәдән берничә заманнар имам булып торгандыр. Янә аннан соң имам Әхмәд мулла дигән кеше булгандыр, 1700 нче елларда. Аннан соң янә бер Җәгъфәр мулла дигән адәм имам булган. Аннан соң Хөсәен мулла имам булгандыр. Аннан соң Әбсәлам мулла имам булган, чын исеме Габдесәламдер. Аннан соң Хөсни мулладыр. Аннан соң Һибәтулладыр. Аннан соң хәзердә Габделкави мулла имамдыр. Баягы мәзкүр риваятьләр — кара Хәмид үзенең бабаларыннан риваять кылгандыр. Бу кара Хәмид дигән карт адәм мәзкүр солдатка киткән Җәгъфәр мулла нәселеннәндер.
Вакыйган — чынлыкта, дөресе. Чар — патша (царь). Гайяр — гайрәтле. Тәкъва — дини моральгә табынган. Диянәтле — динле. Тәгаллыклы — бәйләнешле. Нәүбәт — чират. Бәхеш кылу — бүләк итү. Истилах — термин, атама. Тәзкирә — истәлек, документ. Мәкъбүл — «танылган» мәгънәсендә. Ифтира кылу — яла ягу, гаеп ташлау. Катарәсеннән — төреннән. Гыйлем әһеле — белем ияләре. Маһир — оста, сәләтле. Тәгълим алгандыр — белем алгандыр. Пәдәр — ата. Мөбтәля — бәхетсезлеккә төшкән, кайгыга дучар булган. Кәмаһүә — тиешенчә. Галлямә — күп фәннән белемле, зур укымышлы. Садыйк — дәрес, чын. Тәрек кылу — ташлау, туктату. Тасниф кылынмыш — язылмыш. Мөнкариз — беткән, үткән. Рәд кылып — кире кагып, кабул итмичә. Мәзһәбтәдер — юнәлештәдер, юлдадыр. Сакыйт — юкка чыга, төшеп кала. Гыйша — кояш баюы кызыллыгы беткән вакыт, ястү. Вөҗүбен — зарурлыгын. Фәриди гасыр — үз вакытының бердәнбере. Тәзкирәләреннән — истәлекләреннән. Кәляме шәриф хәтем кылмышдыр — Коръәнне тәмам укып чыккандыр. Мөтәшәрригъ — динле, тәкъва. Мәнәкыйбе — мактаулы эше. Рух порыфтухлары тәйран итте — батыр рухы очып китте. Низам — тәртип, закон. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 1956 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|