Четверг, 19.06.2025, 08:35:50   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [7]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 5
Гостей: 5
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 29 » КАДЫБАШ ҺӘМ ТАЗЛАР
КАДЫБАШ ҺӘМ ТАЗЛАР
21:47:09
КАДЫБАШ


Иван Грозный Казанны алгач, 1586—1590 елларда бер төркем татарлар, хәзерге Киров өлкәсе Бисермән авылыннан урман һәм сулар аша үтеп, Кады елгасының урта агымында удмуртлар яши торган җиргә — иске зират янына килеп урнашалар. Беренче булып Дусай исемле кеше, җир арчып, шунда урнашкан. Еллар үтү белән, удмуртлар янында татарлар арта барган, алар бер-берсе белән тату яшәмәгәннәр. Нәтиҗәдә удмуртлар күчеп китеп, Казы Салья дигән аерым авыл төзегәннәр. Ә Кады елгасы — казыган дигән сүздән алынган, чөнки елганың суы җирне казып керә икән.

ТАЗЛАР


Әҗем искерәк авыл булса кирәк. Бер заманны Әҗемнәр урман эченнән төтен күтәрелгәнне күреп, «нәрсә бар икән», дип, барып караганнар. Барсалар, өч кеше бура бурап яталар, ди. Әҗемнәр алардан:

— Сез кем халкы?— дигәч, тегеләр:

— Без тазлар!— дип әйткәннәр. Әҗем кешеләре авылларына кайтканнар да:

— Анда өч таз бура бурап яталар,— дигәннәр. Шуннан бу авылны Тазлар дип атый башлаганнар. Бу авылдан Яңа Тазлар (хәзер Байкал) авылы күчеп чыккач, аны Иске Тазлар дип йөрткәннәр. Совет власте вакытында, «таз» сүзен кимчелек санап, Ташчишмә исеме белән алыштырдылар.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1791 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz