Пятница, 22.11.2024, 07:56:46   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [13]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6526
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 30 » КАЗАННЫҢ КАДИМГЕ ПЛАНЫ ВӘ КАДИМГЕ ГЫЙМАРӘТЛӘРЕ
КАЗАННЫҢ КАДИМГЕ ПЛАНЫ ВӘ КАДИМГЕ ГЫЙМАРӘТЛӘРЕ
22:04:50
Кадимге гыймарәтләр вә һәм Казан алынгач гыймарәт кылынган гыймарәтләр: асыл крепостьның тавы, күп мөәррихләрнең гөманы буенча, адәм ясаган тау дип сөйләшәләр. Аның өчен: крепость тавының ташлары такта ташлардан өеп ясаган тауга охшыйдырлар. Ләкин һәрбер хосусән урыс тәварихларында язылган нәрсәләр белән татбикъ кылып азапланырга безгә лазем түгел, бәлки безнең максудымыз урыс историясендә булмаган эшләрне, халык авызындагы риваятьләрне мәйданга чыгармакдыр. Юк исә, кулыбызда алты җилд Карамзин тәварихе бар иде. Бу рисаләне тасниф кылганда тәшвиш бирмәсен, дип кешегә бирдем, чөнки шундаен исторически китаплар кулда булса, бер-бер шөбһә вакыйг булганда, бу нәрсә урыс тәварихләрендә ничек икән дип, карала башлыйлар. Монда тик халык авызындагы сүзләрдән фәһем итеп, максуд халык авызындагы сүзләрне дә риваятьләрне кәгазьгә мендерүдер.

Казанның хан заманасындагы кадимге крепость стенасы агач стена булгандыр. Бөтен имән агачыннан берничә кат итеп салган стена икән. Казанның крепость хисарында унике капкасы бар һәм крепость хисары бу замандагы крепостьтан зуррак булгандыр. Урыс патшалары Казан алынгач берничә елдан соң таш стена ясаганнардыр.

Гостинный урыннары һәм толчок тирәләре хисар эчендә булгандыр. Юнусов мәсҗедендә толчоктан чыккан кабер ташы хәзер дә бардыр. Хәзердә Проломный урамы дип әйткәне — урыс гаскәре дары белән ваттырып кергән җирдер. Шуның өчен «Проломный урам» исеме калгандыр. Казан тирәсендә һәммәсе калын урман булган. Мокрыйлар, Печән базары тирәләре сазлык, камышлык вә һәм Печән базары күл булгандыр. Проломный урамның Балык базарына таба башы һәм сазлык күл икән; тирес, туфрак тутырып урам ясаганнардыр. Водопровод өчен труба салганда замечать иткән кешеләр бардыр. Күтәреп ясаган җир икәнлеге заһирдыр вә һәм Суконныйлар вә һәм Арча кыры белән тоташ Әмә таулары һәммәсе урман булгандыр.

Казаннан мөселманнар куылгач, Әхмәд исемле кеше Әмә тавында мәкам тоткан. Шул сәбәпле Әмә тавы дип аталып калган. Әмә тавы асылда Әхмәд авылы дигән сүздән мөхәррәфдер. Әмә тавы кадим мөселман авылы булгандыр. Әмә тавында чүлмәк эшләүчедән сорашканым бар, ул риваять кылды, бездә элгәре татарча язган ташлар бар икән, дип, вә моңар куәт — Аитов Мөхәммәтҗан хәзрәтләре үзенең бабаларыннан риваять кылып сөйләшә: моннан мөкаддәм йөз еллар чамасында Әмә тавында мөселманнар һәм бар икән. Гаетләрдә, бәйрәмнәрдә муллаларга сәдака вә һәм үзенең ашлыгыннан гошер китерәләр икән. Дәхи Гобәйдулла мулла углы Мөхәммәдьяр үзенең атасыннан риваять кылгандыр: Әмә тавында кадимрәк, ягъни тәкърибән 1750 нче елларда яки 1760 нчы елларда мөселманнар бар икән. Гобәйдулла мулланы ашка Коръән укырга вә корбан чалырга алып китәләр икән һәм озын-озын буйлы кешеләр иде диер икән. Мөхәммәдьяр 1850 нче елда вафатдыр. Иван Василич Казанга хәмлә кылып сугышлар була башлагач, Казанның ханзадәләре вә әкябирләре вә һәм байлары вә хуҗалары күбесе качып беткәннәр.

Бәгъзеләре күл башында әрхәрәй бакчасы урынында бер авыл булып утырганнардыр. Әрхәрәй бакчасы янында хәзердә дә ташлар бардыр. Әмма Казанда хәзердә хан заманасыннан калган бары хан мәсҗеде дигән манара бар. Бу манара асыл Сөембикә ханым салдырган манарадыр. 1535 нче елларда Сөембикә ханым Җан Гали хан никяхында булгандыр. Җан Гали хан урыс ханнарына әсир булып, урыс ханнары аны үтерткәннән соң, Сөембикә ханым берничә еллар, углы Сафа Гәрәй үсеп җиткәнче, үзе ханлык кылгандыр вә һәм бу манара Сөембикә ханлыгы заманында гыймарәт кылынгандыр. Ләкин бәгъзе урыс мөәррихләре бу манараның гыймарәген Алексей Михаилич заманасына китерәдер. Ягъни гөман кылалар, бу манара Алексей Михаилич заманасында — Казан алынгач йөз еллар чамасында, ягъни 1645 нче елларда гыймарәт кылынгандыр, диләр. Ләкин моңар дәлилләре бик зәгыйфьдер, чөнки алар гөман кылалар, бу манараның архитектурасына караганда урыс эшенә охшыйдыр, диләр. Сөембикә заманасында гыймарәт кыйлынып та, урыс архитектурасына охшаса, гаҗәп түгел аның өчен: Казанның соңгы ханнары, әлбәттә, урыс калаларына барып йөреп урыс гыймарәтләрен күргәннәре бардыр вә һәм урыс халкының мигъмарларын китертеп гыймарәт кылдырганнардыр. Әгәр бер тәкъдир бу манара Алексей Михаилич заманасында гыймарәт кылынган булса, ул заманда урыс халкы азрак ачыла башлаган иде, әлбәттә, бер-бер төрле бу хосуста язу-сызу булыр иде, халәнки бер дә әйтмиләр.

Кадимге — иске.
Гыймарәт — корылма, төзелеш.
Асыл — төп.
Мөәррихләр гөманы — тарихчылар фикере.
Хосусән — бигрәк, аеруча.
Татбикъ — чагыштыру, яраклаштыру.
Лазем түгел — кирәк түгел.
Фәһем итү — аңлау, төшенү.
Хисар — ныгытма.
Заһир — ачык.
Мәкам тоту — урнашу, яшәү.
Мөхәррәф — үзгәртелгән, бозылган.
Мөкаддәм — элек, алда.
Гошер — укышның уннан бер күләмендә дини налог.
Тәкърибән — чама белән, якынча.
Хәмлә кылу — һөҗүм итү.
Әкябирләр — олылар, зур дәрәҗә ияләре.
Мигъмар — төзүче, архитектор.
Халәнки — чынлыкта.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1395 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz