Бервакыт Габдерәхим кырдан кайтып килә икән, юлда аны ат белән баручы бер кеше куып җиткән. Габдерәхим аның арбасына утырган. Икесе дә бик гади киенгән, аякларында чабата икән. [Теге кеше җырлап бара икән. Бераздан, ул], бик кызыксынып: «Син кем буласың, кайсы авылныкы син?»— дип сораган. Габдерәхим аңа: «Үзең дә ишетә беләсеңдер инде, Габдерәхим хәзрәт дигән кеше булам мин»,— дип җавап биргән. Теге кеше моны ишетеп: «Ай, хәзрәт, бик оятлы булдым, зинһар гафу ит. Тышкы килешең белән, гадилегең белән без аңлаган хәзрәткә бер дә охшамагансың бит»,— дип гафу үтенә башлаган. Габдерәхим аңа:
«Чү-чү, тавышланма! Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың, дигәннәр. Менә җырлавың миңа бик ошады, мин сиңа иярдем. Инде син дә минем фикеремә ияр»,— дип, шуннан танышып киткәннәр. |