Посетители |
Онлайн всего: 3 Гостей: 3 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 31 » КЕТНӘ
КЕТНӘ | 22:09:54 |
Безнең Кетнәгә яу заманнарында килеп утырганнар инде, җиде йөз ничәнче елларда*. Иван Грозный вакытында киленгән монда. Элек Кугунур* килгән дип сөйлиләр иде. Бәрәңгеләр* Кетнәдән соңрак килгәннәр. Кетнәгә Казан ягыннан, Күәмнән* күчкәннәр. Башта өч-дүрт йорт килгән. Әтнәдән*, Иске Тазлар* дигән авылдан, Кырлай * дигән авылдан да килгәннәр. Монда бер карчык булган, бик күп яшәп үлгән. Ул: «Монда кырык кына йорт булган»,— дип сөйләр иде, ди. Башта унбер йорт килгән, кырык йортка җиткәченнән үзләренә мәчет салып, мөстәкыйль тора башлаганнар. Башта Мазарбашына барганнар гает укырга да. Элгәреләр әйтмешләренчә, монда күченгәнгә өч йөз илле еллап бар инде. Бәрәңге бездән соңрак килгән. Ул авыллар бик таркау килгәннәр, сукмак белән килеп, ачыграк урыннарга утырганнар. Кетнә төбе дигән урында җиде генә өйле марилар торганнар, алар, татарлар килде дип, күчеп киткәннәр. Безнең кетнәләр шул мариларның төтеннәре исенә килгәннәр, ди, монда.
Бәрәңге — Мари АССРның Бәрәңге (Параньга) районы үзәге.
...җиде йөз ничәнче елларда — милади белән 1300 нче еллар тирәсе.
Кугунур — Мари АССРның Бәрәңге районындагы авыл.
Күәм, Әтнә, Кырлай, Иске Тазлар (Ташчишмә) — Татарстанның Арча районындагы авыллар. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 1192 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|