Яшәгән, ди, бик уңган бер әти кеше. Аның ата ялкау өч улы булган. Әтиләре көне-төне кырда, бакчада, өйдә эшли, ди. Уллары исә көннәр буе трай тибеп йөриләр, ди.
Еллар узган. Әтиләре тәмам картайган. Эшләр кеше булмагач, бакчалары, иген кырлары ташландык хәлгә килгән. Балаларының ялкаулыгына әти кеше бик кайгырган һәм авырып урын өстенә егылган. Уллары аны бик кызганганнар:
— Әти, соңгы киңәшеңне бир! — дип үтенгәннәр.
— Мин гомер буе сезнең өчен тырыштым. Бер чүлмәк алтын җыеп, аны бакчага күмдем. Әмма кайда күмүемне оныттым. Әгәр шул хәзинәне казып тапсагыз, нужа күрми яшәрсез,— дигән ул.
Әтиләрен җирләгәч, егетләр бакчаны кат-кат казып чыкканнар, әмма хәзинәне таба алмаганнар.
— Казылган җир бушка китмәсен, без аңа виноград куаклары утыр-тыйк,— дигән олы абыйлары.
Егетләр бөтен бакчага виноград куаклары утыртканнар. Күп тә үтмәгән, бик матур җимеш бакчасы үсеп чыккан. Егетләр көзен мул уңыш җыеп алганнар. Аны сатып, күп акча эшләгәннәр.
Шулвакыт олы абыйлары әйткән:
— Әтинең безгә васыять иткән алтыны шушы була инде. Җирне юкка гына казымаганбыз, күрәсез, нинди кыйммәтле хәзинә таптык.
— Дөрес,— дигәннәр энеләре.— Җиребезне ел саен шулай эшкәртә килсәк, ул безгә алтынны йөге белән бирер.
Шуннан бирле егетләр бик тырышып эшли башлаганнар. Әтиләре әйтеп калдырган алтынны алар һәр көз саен әле һаман да таба торалар, ди. |