Әй бараба, бараба, Артың качып барамы? Астындагы ак байталың Алып очып барамы? —
дип җыр чыгарганнар. Чөнки Өклегә батырның ак байталы канатлы кош кебек очып, юкка чыгып китә икән.
Өклегә казакъларны Тамдау авылына якын китермәгән, тегеләрне кырып бетерә язган. Исән калган казакълар көч-хәл белән генә кире качканнар. Кучкар бай да бергә чигенгән. Кучкарның кешеләре дә үлеп беткән. Өклегә батыр Кучкар байны Бишбога һәм Мачалы күлләре арасында килеп тоткан. Шуннан аның колак-борыннарын кисеп, кире кайтарып җибәргән. Шулай итеп Тамдау халкы исән калган, башка барабалылар да казакъ һөҗүменнән котылганнар. Өклегә батыр җиңүче булып калган.
Өклегә түбәтәй астына печән тутырып кигән икән. Атыша башлагач, калмык батыры Өклегәнең түбәтәен күргән. Атып җибәргән икән, түбәтәй салынып төшкән. Калмык батыры Өклегә үлде дип, сикереп торган да каршыга чаба бшлаган. Моны күзәткән хәйләкәр Өклегә җәясен яхшылап тартып, угын калмыкның күкрәгенә төзәп атып та җибәргән. Калмык батыры ат өстеннән шап итеп авып төшкән, җирләр селкенгән.
Җиңелгән калмыклар бирелгән, сугышлар туктаган.
Бу вакыйгадан соң бараба җирләрендә казакъ, калмык һәм башка халыклар белән андый бәрелешләр булмаган. Бу көрәшләрдә танылучылардан иң соңгысы булып Өклегә калган.
Моннан ерак түгел Өклегәнең кабере бар, диләр. Ом елгасының аръягында. Өклегәне көмеш кылычын, ук, җәяләрен бергә салып күмгәннәр икән, дип сөйлиләр. Аның кабере калку булып ерактан күренеп тора икән.