2226. Атның киеге — колан , кәҗәнең киеге — коралай. 2227. Колан башына эш төшсә, колынына карамас. 2228. Колан кайда симерсә, төген шунда түгәр. 2229. Колан кактан җирәнсә, как таба алмый чүлдә үләр. 2230. Колан кодыкка егылса, кыр бакасы колагына чыга, имеш. 2231. Колан коега төшкәндә, гөберлебака айгырлык кылыр. 2232. Колан — кырда, кондыз —суда. 2233. Колан тоягына ком терәк, кош аягына җил терәк. 2234. Тауда туган коланның ике күзе ташта булыр. |