Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Июль » 27 » КЫРЫК КЫЗ
КЫРЫК КЫЗ | 18:39:31 |
Узган заманнарда Болгар шәһәрендә изге мөселман ханы хакимлек иткән. Ул ярлыларга, ятимнәргә һәм тол хатыннарга ярдәм күрсәткән, ислам дине тараткан, мәчетләр һәм мәдрәсәләр төзегән. Тирә-яктагы дошманнар аңа һөҗүм итәргә батырчылык кылмаганнар. Шулай итеп ул озак еллар хөкем сөргән.
Бервакыт Аксак Тимер дигән бер батыр, көтмәгәндә, аның шәһәренә һөҗүм иткән. Аксак Тимер Болгар шәһәрен туздырган, ханны һәм аның якыннарын үтергән, ә хатыннарын һәм кызларын әсир итеп үзенең вәзирләренә өләшкән. Хан сараенда яшәгән кырык кыз хан кызы җитәкчелегендә өсләренә сугыш киемнәре, аякларына тимер башмаклар киеп, җырлый-җырлый, Биләр шәһәренә юнәлгәннәр. Алар Биләрдә тора башлаганнар һәм көннәрен намаз өстендә үткәргәннәр. Әмма Аксак Тимер Биләргә дә килгән һәм шәһәрне туздырган. Кырык кыз изге сугышта һәлак булган. Аларны шунда күмгәннәр. Хәзерге вакытта «Кызлар зиараты» дип аталган җир — бу батыр сугышчы кызлар күмелгән урын. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 2211 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|