Среда, 18.06.2025, 11:57:57   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [317]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [5]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 02 » МИНДУЛЛА КУЫШЫ
МИНДУЛЛА КУЫШЫ
15:21:15
Миндуллалар авыл очында торганнар. Йортлары бәләкәй генә, салам түбәле була. Әтисе һәм әнисе байда батраклыкта йөриләр. Ярлыларның да ярлысы була алар. Көне-төне эшләсәләр дә бернәрсә дә арттыра алмыйлар. Менә Миндуллага да рәхәт көннәр бетә, аны да көтү көтәргә куялар. Иртән тору, мал куу һәм төрле эшләрне эшләү аның көчен арттырган. Киң күкрәкле, көчле егет булып үсеп җиткән. Сокланмаган кеше булмый аңа. Әле яшүсмер чагында ук өч яшьлек үгезне бер сугуда үтереп салган, дип сөйлиләр аның турында.

Бервакыт бай улына рекрутлык килеп җитә. Бай чиновникларны сатып ала да үзенең улы өчен Миндулланы җибәрә.

Миндулланың әтисе, байга барып, дөреслекне табарга тырышкан, ләкин аны хатыны белән урамга чыгарып бызактырганнар . Нык кайгырудан Миндулланың әнисе үлә, ә әтисе чиргә сабыша. Бу хәбәр, ничектер, приемда утырган Миндуллага килеп җитә. Приемдагы ничәмә стражникны бәреп ега да егет, сыза урманга. Бу якларда, Караидел буенда тау куышы бар. Әле дә Миндулла куышы дип йөртәләр. Шунда үз ише ярлы егетләрне җыя һәм байлардан үчен ала башлый Миндулла. Аның исемен ишетүгә байлар дер калтырый башлыйлар. Миндулла байларның юлларын баса, аларның малларын, акчасын ярлыларга өләшә. Ләкин сатлык җаннар аны патша жандармнарына тотарга ярдәм итәләр. Миндулланы сөргенгә җибәрәләр. Бүтән бу якка кайтмый инде ул, һәлак булгандыр. Тик менә, батырлыгы хакында һәйкәл булып, тау куышы тора.

Бызактыру (бырактыру)— ыргыту, ташлау.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 696 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz