Казанканың текә ярында урнашкан иске Казанда ханның килене булган. Бер көнне ул Казанкага суга барган. Тулы чиләкләре белән тауга күтәрелгәндә, егылган да суын түккән. Ул шунда ачуланып әйткән: «Тапканнар шәһәр төзергә урынын». Бу турыда ханга җиткергәннәр. Хан киленен чакырып сораган: «Шәһәрне кая төзергә соң? Әйт миңа!» Моңа килене җавап биргән: «Балыкчыларны ятмә белән Казанка буйлап җибәр. Шәһәрне алтын балык эләккән җирдә төзергә кирәк».
Хан балыкчыларны җибәргән. Алар бик озак бара торгач, ниһаять, бер алтын балык тотканнар. Ханга бу турыда әйткәннәр. Хан урынны карарга киткән. Хәзер Казан урнашкан урын элек начар булган, чокырлар, баткаклыклар. Өйгә кайткач, килененә әйткән: «Мондый урында ничек шәһәр салырга соң?»
Килене яңадан балыкчыларны ятмәләре белән җибәрергә кушкан. Хан җибәргән. Балыкчылар янә дә алтын балыкны шул ук урында тотканнар. Бу турыда ханга әйткәннәр. Хан әйткән: «Димәк, ходай шулай язгандыр! Шәһәрне шунда төзи башларбыз».
Хәзер Кремль урнашкан җирдә еланнар мыжлап торган тирән чокыр булган. Хан килененә әйткән: «Анда еланнар бик күп. Аларны ничектер юк итәргә кирәк, югыйсә алар кешеләрне чагар. Нишләргә икән?» Килене әйткән: «Кышын чокырны салам белән күмәргә, ә язын, еланнар, уянгач, саламны яндырырга кирәк. Еланнар янып бетәр». Хан шулай эшләгән дә. Язын саламны еланнары белән яндырганнар, ләкин барысын да түгел. Карт еланнар тирә-якка шуышканнар. Хан аларны үтерергә дип батырларын җибәргән. Баһадирлар бөтен еланнарны кырып бетергәннәр, иң карты гына исән калган. Ул үзенә ташланган батырны алтыга өзгәләп ташлаган да каядыр качкан. Бу урында Алты Кутар исемле авыл төзегәннәр.