Казан ханының бер вәзире бар иде. Соңкор исемле иде. Бер көн хан белән вәзир арасында каршылык чыкты. Вәзир, ханнан куркып, икенче бер солтанга барып, вәзирлек кыла башлады.
Хан үз тирә-юнендәге шаһларга, солтаннарга хәбәр салды. Хәбәр гарәпнең куфи язуы белән язылган иде. Ханның бу ярлыгы Соңкор бик хезмәт иткән солтанга да килеп иреште. Ул аны, үзе укый белмәгәнлектән, Соңкор бик алдына китереп салды. Соңкор бик укып белде. Дөресен укысам, ханга тотып җибәрерләр үземне, дип хәйләгә кереште: «Бездә Коръәннең «Алла гали» сүрәсе югалган. Әгәр сездә табылса, безләргә йибәреңез»,— дип укып чыкты. Шуннан соң солтанның Сәхаб исемле биге, «Алла гали» сурәсен күтәреп, Казанга килде. Казан ханы солтанга бик ачуланып: «Бездә бу сүрә юкмыни, бездә бу сүрә шуның хәтле бар. Сез безне бу сүрә белән куркытмакчы буласызмы»,— дип бик каты кызды.