Среда, 18.06.2025, 15:58:53   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [317]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [6]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 7
Гостей: 7
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 09 » СОЛДАТ ЯРДӘМЕ
СОЛДАТ ЯРДӘМЕ
22:43:50
Ул вакытта Уыш елгасына тар гына агач басма салынган була. Шуннан калмыклар чыгалар икән дә кызларны алып китәләр икән. Ә халык карап тора икән.

Бервакытны егерме биш ел хезмәт иткән бер солдат армиядән кайтып бара икән. Ул вакытны шундый закон булган. Егерме биш ел хезмәт иткән солдат үзенең мылтык-коралларын алып кайта ала икән. Олы Уыш халкы моны күрә дә үзара сөйләшә: «Менә бу солдатны ялласак, ул безне калмык халкыннан коткармас микән»,— дип. Моның белән сөйләшәләр. Солдат әйтә:

— Мин риза,— ди.— Минем әти-әнием дә, хатыным да, якыннарым да юк. Әгәр дә миңа бер үгез тиресе кадәр җир бирсәгез, мин сезгә хезмәт итәм,— ди.

Болар риза булалар. Авылдан бер-ике чакрым читтә моңа бер избушка салып бирәләр. Бу яши башлый.

Бервакыт калмык килә. Солдат чыга да аларны мылтыгы белән атып куа. Ә тегеләрнең, мылтыгы юк. Алар ике киләләр, өч киләләр, аннан соң килми башлыйлар.

Өч ел үтеп китә, договорның срогы бетә. Солдат әйтә инде:

— Калмык халкы инде килми, кызыгызны беркем урламый, миңа җир бирегез,— ди.
Халык әйтә:

— Ул бит безгә шулкадәр яхшылык эшләде, кызларыбызны калмык халкыннан коткарды, бер үгез тиресе хәтле җир бирергә кирәк, күпмени ул үгез тиресе?..

Ә солдатта баш булган: теге үгез тиресен алып җеп кебек телә башлый, җеп кебек телеп, менә суза озынлыкка, буйга. Ул аннан җиде чакрым җир ала.

— Менә, бу җир минеке,— ди.

— Ну, ярый, синеке булсын,— ди халык.

Солдат өйләнә, нәселе тарала, шулай итеп Солдатово авылы барлыкка килә.

Избушка — өй, йорт.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 687 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz