Четверг, 19.06.2025, 19:13:42   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [10]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 2
Пользователей: 1
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 04 » ТӨЛКЕ
ТӨЛКЕ
22:16:28
2284. Бар төлке дә үз койрыгын мактар.

2285. Башта булыр төлкесе, соңыннан чыгар көлкесе.

2286. Бер төлке җиде бүрене җитәкли.

2287. Йокычан төлке тавык алдамас.

2288. Кабып йотар алдыннан төлке дә тавыкны мактый.

2289. Карт төлкене урманнан куып чыгара алмассың.

2290. Кыюсыз төлке ачка үләр.

2291. Монда бүреләр өчен дау бара, анда төлке иркенләп кетәк пудара.

2292. Томанлы көн төлке узар, буранлы көн бүре узар.

2293. Төлке арысланны тәү күргәндә куркуыннан чак җаны чык¬маган, икенче күргәндә «әссәламегаләйкем!» дигән, өченче күргәндә алдап киткән, ди.

2294. Төлке бүредән туграк тора.

2295. Төлке дә йөземгә буе җитмәгәч: «Пешмәгән әле»,—дип» әйтте, ди.

2296. Төлке йотар, арыслан костыра белмәс.

2297. Төлке койрыгына ышаныр.

2298. Төлке никадәр качса да, барыр җире күрекче кибетендә.

2299. Төлке саклы бакчага керми.

2300. Төлке — тиресе белән, былбыл өне белән кадерле.

2301. Төлке тиресе өчен гаепле.

2302. Төлке төнлә йөрер, көндез йоклар.

2303. Төлке төшендә дә тавык саный.

2304. Төлке әйткән: «Үзем өчен әйтүем түгел, әмма тавыксыз кетәк утка чыксын!» — дигән, ди.

2305. Төлке өнендә ятканчы, кырда сине арыслан ашасын.

2306. Төлке өч ел арысланга очрамаса, арысланга әйләнә, ди.

2307. Төлке үз өнен тизәкләгәч, бурсык оясына күчә.

2308. Төлкегә баш булганчы, арысланга койрык булу хәерлерәк.

2309. Төлкегә: «Кыздырган тавык ашар идеңме?» — дигәннәр. «Кешенең көләсен китермәгез әле»,— дигән, ди.

2310. Төлкене алдамыйлар, готып тиресен генә туныйлар.

2311. Төлкене койрыгы саклый.

2312. Төлкенең кызыллыгы үз башына.

2313. Төлкенең уены күп булса да, иң яхшысы — качу.

2314. Төлкенең хәйлә туны кызыл.

2315. Төлкенең хәйләкәрлеге кетәк тирәсеннән күп узмый.

2316. Төлкенең тәҗрибәлесе капкынга ике аягы белән эләгер.

2317. Хәйләкәр төлке койрыгыннан эләгә.

2318. һәр җирнең төлкесен үз тозагы белән аула.

* * *

2319. Без үзебез төлкече, түлке адәм көлкесе.

2320. Кара төлке булу.

2321. Син төлке булсаң, мин койрыгы.

2322. Төлкене көлкегә калдырырлык.

2323. Төлкенең өстенә барып чыга торган көн.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2044 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz