Мәми-Чаллы * авылы янында Кала тавы бар. Ханнар шул тауда кала корганнар һәм шул тау башыннан ук ата торган булганнар. Бер хан ук атып әйткән: «Угым кая төшсә, каланы шунда күчереп салам»,— дип.
Аның угы Казанның хәзерге хан мәчете тирәсенә төшкән. Укны шуннан барып табалар. Шуннан соң ук төшкән урынга эт күмәләр. Хан каланы шунда салырга куша. Каланы корып бетергәч хан:
— Нигезгә нәрсә күмдегез?—ди.
— Эт күмдек,— диләр аңа.
— Кала этләргә кала икән алайса,— ди хан.
Бер заманны ханнар белән урыслар арасында тартыш була. Урыслар каланы ала алмый гаҗиз булалар. Шуннан урыслар бер мөселманга әйтәләр:
— Без сине алтынга күмәбез, каланы ничек алырга өйрәт,— диләр.