1879. Агач киссәң озын кис, чаба-килә кыскарыр. 1880. Агач корыса, утын булыр. 1881. Агач үлеме балтадан. 1882. Агачны ега белмәгән үз өстенә аударыр. 1883. Агачны екмыйча ботап булмый. 1884. Агачны кинәт бөксәң шарт сынар. 1885. Алтмыш талдан бер кәрзин. 1886. Балта агачны кисмәс иде, агач сабы булмаса. 1887. Балта белән су кисмиләр. 1888. Балта гомер буе баш исә дә, кискәндә аяуны белми. 1889. Балта да ботакка очрый. 1890. Балта да чапкан төштән генә кисми. 1891. Балта, кечкенә булса да, зур агачны ега. 1892. Балта ни гөнаһ эшләсә, сабы да шуны эшли. 1893. Балта остасының йомычкасы күп булыр, тимерченең акчасы күп булыр. 1894. Балта остасының юньле балтасы булмас, чабата ясаучының юньле чабатасы булмас. 1895. Балта остасының үз йорт тирәсе һаман җимерек. 1896. Балта сораганга көрәк тоттырмыйлар. 1897. Балта чапкан чакта йомычка чәчрәми булмас. 1898. Балта чапкан җирдә эз кала. 1899. Балта чапканчы кискә ял итә. 1900. Балта үзе кисә алмый, балта остасы кисә. 1901. Балтага имән дә башын игән. 1902. Балтасы суга төшкән сабын да атар. 1903. Балтасыз, тактасыз кура корып булмый. 1904. Балтасыз урманга барма. 1905. Балтачының балтасы китек, пыялачының тәрәзәсе ватык. 1906. Бер чабуда агач егылмас. 1907. Ботагыннан чөй ясап, агачын яралар. 1908. Ботаклы агачны ышкылаудан ни файда. 1909. Бүрәнәне уртасыннан тотма — сындырырсың. 1910. Бүрәнәнең юан башы кем җилкәсендә булса, шуңа авыр. 1911. Дегет чиләге агармас. 1912. Егылган агачка балта чабучы күп булыр. 1913. Зиректән дуга бөгелмәс. 1914. Ибне адәм кисә торыр — урман халкы үсә торыр. 1915. Имән җиде ел суда ятса, таш булыр. 1916. Кабык зур булса да, бәһасе бер тиен. 1917. Кайрысында кипкән агач чатнамый. 1918. Карама кабыгыннан как ясап булмас. 1919. Карт агачтан тугым бөгелмәс. 1920. Каршы агачка — каты чөй. 1921. Кеше өстендә бүрәнә дә җиңел, үз өстеңдә кура да авыр. 1922. Кирәкмәгән балтасап җиде елдан соң кирәк була, ди. 1923. Кирәкмәгән китек балта боз чабарга яраган. 1924. Корыган агачтан дуга бөгә алмассың. 1925. Кул пычкысы бүген миндә, иртәгә синдә хезмәт итә. 1926. Кыртышы чергән бүрәнәнең үзәге дә тиз черүчән. 1927. Кәкре агачны төзәйтүдән төзен кәкрәйтү җиңелрәк. 1928. Кәкре агачтан кәкерчек , чатлы агачтан чата. 1929. Күп тукмасаң, ботаклы утын да ярыла. 1930. Пычкы сораганга — ышкы, ышкы сораганга пычкы тоттырмыйлар. 1931. Сапсыз балта агач чабарга ярамас. 1932. Сапсыз балта суга китәр. 1933. Судан алганчы балтасы да жәл түгел, судан алгач сабы да жәл. 1934. Сукага балта булышчы. 1935. Сумалага утырганның арты сумалага ябышыр. 1936. Сыймас җиргә чөй какма. 1937. Такта тар булыр, бәясе бар булыр; кабык киң булыр, бәясе ким булыр. 1938. Ташаяк мунчаласын үзең сүт. 1939. Таяк бирә тай көче. 1940. Таяк ике башлы. 1941. Таякның кемгә төшәсен бел. 1942. Тимер балта булдыра алмаганны кайчакта юкә чөй булдыра. 1943. Тимәгән бүрәнәгә китереп чапмаслар. 1944. Тирәк, ни базык булса да, пычкыдан котылмас. 1945. Тоткан җирдән чыбык сынмый. 1946. Тугыз балта бер сәкедә ятыр, ике каба ятмас. 1947. Төз агачтан ук чыгар, кәкредән — җәя. 1948. Төз янында кыеш агач ятмас. 1949. Урман кискән җирдә йомычкасыз булмас. 1950. Урманга кергән саен утын күбәя. 1951. Утынчының күзе агачта. 1952. Утырган җирдән утын кисмиләр. 1953. Уңнан-сулдан балта оргач, агач ничек аумасын. 1954. Чаба-юына чакка кала. 1955. Чыбыгы тисә иелгән казыгы тисә калкыр. 1956. Чыбык вакытында бөкмәсәң, зурайгач бөгә алмассың. 1957. Чыбык тоткан җирдән сынмый< бөккән җирдән сына. 1958. Чыбыкны пеше чакта бөгәләр. 1959. Чыбыркы юктан чыбык та ярый. 1960. Чөе кайда, тукмагы шунда. 1961. Чөенә күрә тукмагы. 1962. Чөйне чөй белән чыгаралар. 1963. Шырпылы агач кулга кас. 1964. Ышкы артыннан — балта. 1965. Юан булса да, ялгыз агачтан өй булмый. 1966. Юкә чөй тумран яра. 1967. Юкәнең агачы юкә түгел, кабыгы юкә. 1968. Ялгыз агач өй булмас, ялгыз таш кала булмас. 1969. Яраклы түмәр җирдә ятмас. 1970. Яткан агач ял табар, йөргән аяк мал табар. 1971. Яңа чөй иске чөйне этәрә. 1972. Өйне эшләгән балта тышта кала. 1973. Үткен балта тиз кителә. 1974. Үтмәс балта сөяк чабарга ярый. 1975. һәр агачтан кашык булмас. * * * 1976. Аркылы яткан агачны буйга алып салмый. 1977. Балта биреп, шөшле алдым. 1978. Балта сабы бик кыска. 1979. Балта сабын тотам дигәнче, балтасын суга төшергән. 1980. Балтасы суга төшкән. 1981. Барысы да бер чыбыктан сөрелгән. 1982. Бер урманда утын кискәннәр. 1983. Бере тукмак, бере чөй, берен ал да берен төй. 1984. Бутау мунчаласы ясау. 1985. Ике такта арасында калу. 1986. Икесе дә бер очтан кискән. 1987. Йомычканы йомыш итеп йөри. 1988. Кабык сугып, чәүкә очыру. 1989. Сыймаган җиргә чөй кагу. 1990. Тамырына балта чабу. 1991. Таякка таяк ялгап бирүче. 1992. Тукмак тисә — тик торыр, чыбык тисә — сикерер. 1993. Тумырган да сөягән, балта-пычак тимәгән. 1994. Төп башына утырту. 1995. Төптән куркып, түмгәккә абынган. 1996. Урманга барган, балтасы калган. 1997. Урманны үтеп, утын күрмәгән. 1998. Чыбыктан чыбыркы булган. 1999. Чөй өстенә тукмак. 2000. Чүмке балтаңны чапма. 2001. Шөшле урынына балта бирү. 2002. Юкә чөй кагу. 2003. Әлеге дә баягы, шул бер каен таягы. 2004. Терпе өстенә тукмак. 2005. Үзе утырган ботагын кисүче. 2006. Үтмәс балта белән юнган. 2007. Җөенә чөй кагу. |