Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Июль » 27
КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Казанканың текә ярында урнашкан иске Казанда ханның килене булган. Бер көнне ул Казанкага суга барган. Тулы чиләкләре белән тауга күтәрелгәндә, егылган да суын түккән. Ул шунда ачуланып әйткән: «Тапканнар шәһәр төзергә урынын». Бу турыда ханга җиткергәннәр.
|
КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Кайсыдыр бер Кырым ханының яшь килене, беренче кат Казанкага суга барганда, чиләкләре белән тауда егылган. Кайнатасына ачуы чыгып, әйткән: «Тапкан инде кайда шәһәр төзергә!»— дигән.
|
КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Иске Казан бик текә тауда урнашкан булган, шуңа күрә Казанка елгасына төшү бик авыр икән. Ниндидер патша заманында бер кыз, Казанкадан су алып менгәндә, арып, тауның уртасында туктаган да шәһәргә начар урын сайлаган өчен патша галиҗанәбләренә ачу белдергән.
|
КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Казан бикләреннән берәүнең бер хезмәтчесе булган. Ул су алыр өчен бакыр казан* белән елгага килгән. Елганың кырые текә ярлы, су алыр өчен уңайсыз икән.
|
КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Аксак Тимер Болгар шәһәрен харап итеп, аның халкын аскан, кискән, үтергән чакта, Болгар иленең ханы Габдулла ханны да үтергән икән.
Габдулла хан Аксак Тимер тарафыннан үтерелгәч, аның ике сабый баласы — шаһзадәләр — һәм хатыны ханбикә калган. Болгар шәһәренең олылары, ханның нәселе киселмәсен өчен, ханбикә вә шаһзадәләрне ничек тә Аксак Тимер золымыннан саклап алып калырга тырышканнар.
|
КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Мәми-Чаллы * авылы янында Кала тавы бар. Ханнар шул тауда кала корганнар һәм шул тау башыннан ук ата торган булганнар. Бер хан ук атып әйткән: «Угым кая төшсә, каланы шунда күчереп салам»,— дип.
|
КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Бер заманны хан кала корырга булган. «Кайда кала корыйк?»— дип кешеләре белән киңәшкән.
|
КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Элек-электән Болгар дәүләтенә төрле яулар һөҗүм итеп торганнар. Зур көрәшләр, сугышлар булган. Бу сугышларның күбесендә болгарлар җиңеп чыкканнар.
|
КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Борын заманнарында Идел буйларында Жигули казак дигән юлбасар була. Аның кешеләре Болгарны талап, тәмам бөлдереп бетерәләр.
|
КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Шәһри Болгарда халык бик мул яшәгән, алга киткән булган. Беркөн Хантимер исемле монгол ханы килеп, Болгарны туздырган, яндырган. Халык башта бик каты сугышкан. Шул сугышта Хантимернең сул тезенә ук кадалган, хан аксап калган. Шуннан аны Аксак Тимер дип атый башлаганнар.
|
КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Аксак Тимер хан Бүләрне алма келәгән. Шуның белән Бүләр өчен бик озак сугышып йөргән. Нихәтле сугышса да, ул аны ала алмаган. Шуннан соң ул, хәерче киеменә киенеп, Бүләргә бер карчыкка фатирга кергән.
|
Болгар чорына караган риваятьләр.
Бәрән каласының бер аучысы чираттагы сәфәре вакытында аягы имгәнгән кыр казына тап була. Кызганган ул аны. Аягын бәйләгән дә өенә алып кайтып киткән. Аучының хатыны исә мул табыш көтеп яткан, ди. Имгәнгән кыр казы белән кайтканын күргәч, бик нык ачуланган, ди, картын.
|
Болгар чорына караган риваятьләр.
Авылыбызда төрле кушаматлар йөри. Төрлесе төрле вакытта, төрле вакыйгаларга бәйле рәвештә барлыкка килгәннәр алар. Кешенең кем булуын шул кушаматларга карап та белеп була. Әйтик, «Төлке» кушаматлы кеше бар икән, димәк, ул хәйләкәр, уйлап эш итүчән. «Аю» кушаматлы адәмнең ни аңлатканын сиземләү кыен түгел. Димәк, пошынмый торган кеше бу. «Куян» кушаматлы адәм турында ни әйтергә мөмкин? Куркакларга шундый кушамат такканнар.
|
Болгар чорына караган риваятьләр.
Без, җәйгә чыгу белән, иптәшләребез белән бергә җыелып, Агыйдел буена балык тотарга — кармак салырга бара торган идек...
Без, анда барып, кармак салып арыганнан соң, балыкчы бабай янына барып, балык пешереп, чәй эчеп көнне үткәреп, кояш баер алдыннан гына кайта торган идек... Гадәтебез буенча бүген дә идел буена барып, бераз кармак салып утырганнан соң, кояш кызуына чыдый алмый, балыкчы карт янына... карт караманың астына җыелдык...
|
Болгар чорына караган риваятьләр.
Яңа Үзи авылы янындагы кырда, урман эчендә Хуҗалар тавы дигән тау бар. Шул тауда борынгы заманнарда Мәрҗән исемле болгар шәһәре булган. Мәрҗән шәһәрендә Тырышмал Хуҗа хөкем сөргән.
|
Болгар чорына караган риваятьләр.
Әүвәл заманда, борынгы яулар вакытында булган бу хәлләр.
Безнең бабаларыбыз болгарларны дошманнар Ташкирмәннән куып чыгарганнар һәм артларыннан эзәрлекләп киләләр, ди. Бер дә юкка түгел инде, үтерергә, юк итәргә.
|
Болгар чорына караган риваятьләр.
Узган заманнарда Болгар шәһәрендә изге мөселман ханы хакимлек иткән. Ул ярлыларга, ятимнәргә һәм тол хатыннарга ярдәм күрсәткән, ислам дине тараткан, мәчетләр һәм мәдрәсәләр төзегән.
|
Болгар чорына караган риваятьләр.
Үзенең дошманы — Туктамышның артыннан килгәндә, Тамерлан Ока елгасының урта агымы буйларына килеп җитә һәм монда аның армиясен, бөтенләй тар-мар итеп, Иделгә кадәр куып китә.
|
Болгар чорына караган риваятьләр.
Биләр элек Бүләр исемле булган. Бүләр шәһәренә дошманнар сугыш ачканнар, ләкин бик озак ала алмаганнар. Ул вакытта Бүләрнең әйләнә-тирәсе су булган.
|
Болгар чорына караган риваятьләр.
Әлкыйсса , юллары Хаҗи Тарханга ограды . Анда һәм алты ай калдылар, кышладылар. Яз фасылында Шәһри Болгарга ирештеләр...
|
Болгар чорына караган риваятьләр.
Аннан [Аксак Тимер], узып-йөреп, Хаҗи Тархан шәһәренә килде. Орышып-тукышып Хаҗи Тарханны һәм алды, бактырды . Анда биш-алты ел торды. Аннан соң янә Болгар шәһәренә килергә яракланды , күп-күп катаргылар белән Болгар шәһәрен алырга... менде. Кайсысы орышып ул сәфинәнең тыш ягыннан килделәр. Чирүенең санын-хисабын аллаһедән гайре кем исә белмәс иде...
|
Болгар чорына караган риваятьләр.
Бер авылда Габдулла исемле кеше була. Аның хатыны йөкле икән. Шушы вакытта бу илнең падишасы төш күрә. Төшендә бер адәм килеп аның башын кисә. Шуннан соң ул, төш тәгъбирчеләрен җыеп, төшен юрата.
|
Болгар чорына караган риваятьләр.
Казан ханының бер вәзире бар иде. Соңкор исемле иде. Бер көн хан белән вәзир арасында каршылык чыкты. Вәзир, ханнан куркып, икенче бер солтанга барып, вәзирлек кыла башлады.
|
Болгар чорына караган риваятьләр.
Шәһри Болгар ханының кул астында данлыклы бер хан булып, аны Гәрәй хан дип йөрткәннәр. Гәрәй ханның каласы хәзерге Баллыкүл авылы янындагы кала өстендә (хәзерге Нократ атлы урыс авылы басуыңда) булган, ди. Гәрәй ханның гаскәре күп булган, аның каласында бик матур сарайлар, бакчалар булган. Гәрәй хан каласыннан Шәһри Болгарга, Биләргә, Суарга, Кашан калага урман эченнән яшерен юл булган, ди. Читтән яу чабу куркынычы булганда бу яшерен урман сукмагыннан Шәһри Болгарга, Биләргә, Суарга һәм Кашан калага тиз арада яу килүен хәбәр итәләр икән.
|
Болгар чорына караган риваятьләр.
Шәһри Болгарда бик галим бер абыстай яшәгән. Аның исеме Туйбикә булган. Ул бик данлыклы хатын икән. Шәһри Болгарның олысы-кечесе Туйбикә абыстайны беләләр, һәрбер эшләрендә аңар, «ана» дип, киңәш итәләр икән. Туйбикә абыстайны Шәһри Болгар ханы да олылый икән.
|
Болгар чорына караган риваятьләр.
Мөхәммәт пәйгамбәр исән чагында Мәккә шәһәреннән бер зур галим кеше Идел буена дин өйрәтер өчен җибәрелгән икән. Бу кеше Сөләйман атлы булып, галим булганга күрә, аны Сөләйман Хуҗа дип йөрткәннәр, ди.
|
Болгар чорына караган риваятьләр.
Казаннан читтә хәзер Иске Болгар дип исемләнеп йөртелгән урынга Габдешшәмс 200 гаскәр белән килеп төшкән. Билгеле инде, гаскәр белән килгәч, бу урында ул шактый нык көчәйгән.
|
Болгар чорына караган риваятьләр.
Болгар шәһәре элек бик зур булган, зур-зур кибетләр буеннан-буена тезелеп киткән. Аның башында Айдархан дигән гайрәтле патша торган.
Айдарханның егерме яшькә җиткән Туйбикә атлы кызы бар икән. Ул авырый икән.
|
|
|
|
|