Пятница, 20.06.2025, 08:47:21   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [11]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Апрель » 20 » Илзирә Вәлиуллинаның шигырьләре
Илзирә Вәлиуллинаның шигырьләре
18:35:11
Актүш белән Әнвәр

Тик яткан Актүш янында
Акыл өйрәтә Әнвәр:
– Гел ятып кына торма, – ди, –
Зарядка ясап җибәр.

– Мин сезне саклап ятам бит,
Өйгә бур кермәсен дип.
Әгәр мин гел йөреп торсам,
Күрмичә каламын бит.

– Ә син йөгергән чагыңда
Өреп-өреп алгала.
Шулай итсәң, – ди , – яныңа
Якын килмәс карга да.

– Нишләп үзең, укып кайткач,
Гел йокларга ятасың?
Ишегалдын кар каплаган,
Аны бар бит атасың.

Әнвәрне өйрәтте Актүш.
Әнвәр өйрәтте аны.
Икәү бергә йөгерешеп
Түктеләр яуган карны.

Җәүдәт һәм чебиләр

Әби-әни, күрегезче,
Күпме йомырка җыйдым.
Берничәсен, пешәргә дип,
Мунча миченә куйдым.

Тавыклар күп сала икән.
Безнең тавыклар әйбәт.
Җырлап кына йөриләр, дип
Мактап туймады Җәүдәт.

Чеби чыгарырга диеп
Утырган булган тавык.
Әбекәй, моны ишеткәч,
Әздән китмәде авып.

Тизрәк мунчага йөгерде,
Йомыркалар янына.
Кызу тия күрмәсен дип
Чебиләрнең җанына.

Нәниләр борын калкытып,
Тәгәрәшеп яталар.
Берсен-берсе уздырышып
Кабыкларын ваталар.

Җәүдәт чыгарган чебиләр
Бар да таза, сәламәт .
Шундый хәл дә була икән
Дөнья булгач, җәмәгать.

___________________________________________

Вәлиуллина Илзирә Сәмигулла кызы Түбән Кама шәһәренең «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең сәркатибы, иң яшь һәм иң актив әгъзаларының берсе. Аның әсәрләре «Туган як», «Татарстан яшьләре, «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Көмеш кыңгырау», «Татар иле» газеталарында, «Идел», «Сәхнә», «Мәйдан», «Казан утлары» журналларында дөнья күрә.

«Аккошлы күл» исемле шигырьләр китабы дөнья күрде.

Балаларга бүләк = Подарок детям.– Казань: Рухият, 2007.– 208 с.



Категория: Шигырьләр | Просмотров: 22 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Апрель 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz