Четверг, 19.06.2025, 13:36:24   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [8]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 5
Гостей: 5
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 03 » АЛДАКЧЫ (Африка негрлары әкияте)
АЛДАКЧЫ (Африка негрлары әкияте)
20:22:21
Бер бай, аена ике йөз реал түлим дип, хезмәтче яллый икән. Ай тулгач, аңа:

— Калага барып, миңа ике әйбер алып кайт, шуннан соң акчаңны бирермен,— дип, дөньяда булмаган әйберне табарга куша икән. Шулай итеп, бу бай бик күп негрларны алдаган, ди.

Бервакыт аңа шул ук ике йөз реалга бер малай килеп ялланган. Ай азагы җиткәч, бай әйткән бу малайга:

— Калага бар да базардан миңа «ха-а» белән «хи-и» алып кайтып бир,— дигән.

Малай башта моңа аптырап калган, аннары әмәлен тапкан. Базарга киткән булган да байга бер кап-кара шешә алып кайтып биргән. Ә шешә эченә чаян белән кыргаяк салган.

— Менә сиңа «ха-а» белән «хи-и» алып кайттым,— дигән бу байга.— Шешә эченә бармагыңны тыгып эләктереп ал үзләрен.

Хуҗасы бу хәлне күреп бик гаҗәпләнгән, шулай да шешә авызына бармагын тыккан. Тыгуы булган, тегенең бармагын чаян шундый каты итеп тешләп алган, бай, авыртуга чыдый алмыйча: «Ха-а!» — дип акырып җибәргән.

Малай аңардан көлгән дә әйткән:

— Инде тагын бер тапкыр бармагыңны тыгып кара, бу юлы «хи-и» эләгеп чыгар,— дигән.

Бай икенче кат шешәгә тыгылырга курыккан, ә малайга ике йөз реалны түләргә мәҗбүр булган.

Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан : Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б.
ISBN 978-5-298-02107-4

Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 29 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz