Среда, 04.12.2024, 21:51:39   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [13]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Сказки / Әкиятләр [17]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 3 » АЛТЫН АЛМА (Әрмән халык әкияте)
АЛТЫН АЛМА (Әрмән халык әкияте)
20:30:45
Борын-борын заманда яшәгән, ди, төксе патша. Бар халык аннан куркып, дер калтырап торган. Тора-бара патшаның эче поша башлаган.

Көннәрдән бер көнне ул илдәге бөтен көйчеләрне, җырчыларны сараена җыярга кушкан. Көйчеләр аңа төрле-төрле көйләр уйнаганнар, җырчылар дәртле җырлар җырлаганнар. Тик патша болар дан бик тиз туйган.

Менә ул үз янына иң куәтле көрәшчеләрне чакырткан. Болар көрәшкәндә, сарай халкы аһ итеп торган. Ә патшага һаман күңелсез икән.

Инде нишләргә? Патша уйлаган-уйлаган да, ниһаять, уйлап тапкан. «Кем дә кем колак ишетмәгән, күз күрмәгән нәрсәләр сөйли, кем дә кем патшаның үзен алдый ала, шуңа алтын алма бирәм»,— дип хәбәр салган. Әлеге хәбәрне ишеткән халык сарайга агылыпмы-агыла икән. Бае да килгән, ярлысы да, сәүдәгәре дә... Барысы да тузга язмаганны сөйли, ә патша килгән берсен куып җибәрә тора, ди.

Менә сарайга бер ярлы кергән. Җиргә кадәр иелгән дә патша алдына бик зур чүлмәк куйган. «Нәрсә кирәк сиңа?» — дип сораган патша. «Мин синнән бурычымны алырга килдем. Әллә бер чүлмәк алтын алып торганыңны оныттыңмы? » — дигән ярлы.

Патша тәхетеннән сикереп үк торган. «Әллә акылыңнан яздыңмы? Нинди алтын алыйм мин хәерчедән?! Ата ялганчы!» — дип җикергән патша. «Ялганчы булсам, алтын алмаңны бир!»— дигән ярлы. Патша шулчак үзенең ялгышын аңлап алган. «Шул да булдымы ялган?! — дигән ул, елмаеп.— Шаярасың гына бит син, әйеме?» «Ялган түгел икән, алтыныңны кой»,— дип, чүлмәгенә чиерткән ярлы. Тегеләй иткән пат¬ша, болай иткән... Алтын алма бик кызганыч, бер чүлмәк алтын аннан да кызганычрак икән аңа. Ләкин нишлисең, алтын алманы барыбер ярлыга бирергә туры килгән, ди...

Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан: Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б.
ISBN 978-5-298-02107-4

Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә.
Категория: Сказки / Әкиятләр | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz