Четверг, 12.12.2024, 18:47:22   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [38]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 6
Гостей: 6
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » АТ БӘЯСЕ (Кытай халык әкияте)
АТ БӘЯСЕ (Кытай халык әкияте)
09:46:53
Эссе бер көнне авыл агае, юл буенда үсеп утыручы карт өянке ышыгында ял итәргә ниятләп, атын ботакка бәйләп куйган да үзе күләгәгә кереп яткан, ди. Озакламый аның янына ефәк парчага төренгән бай әфәнде килеп туктаган. Ул да үзенең атын агайныкы белән янәшә бәйләгән дә тал күләгәсенә кереп утырган. Шулай бераз яткач:

— Әфәндем,— дип, итагать белән сүз каткан аңа агай.—Атыгызны бераз читкәрәк бәйләсәгез иде. Минем атым бик пырдымсыз, сезнең нәселле юртагыгызга зыян китерүе бар.

Бай әфәнде аның сүзләренә колак та салмаган, шулай ятуын белгән. Тиздән болар икесе дә йокыга талганнар. Берзаман ниндидер куркыныч тавыш ишетеп уянып китәләр болар.

Карасалар: байның юртагы, канга батып, җирдә тыпырчынып ята, ди.

Бай әфәнде шулчак ярсып кычкырып җибәргән:

— Ат бәясен түлә хәзер миңа!

Болар кызып-кызып бәхәсләшә башлаганнар. Шулчак юл буйлап ак сакаллы карт узып бара икән.

— Бу кеше миңа ат бәясен түләргә тиеш! Син шуны раслыйсыңмы? — дип сүз каткан аңа бай әфәнде.

— Синең атың бай әфәнде юртагын чыннан да шушылай эштән чыгардымы? Бай әфәнде дөрес әйтәме? — дип сораган карт агайдан.— Нигә эндәшмисең?

Агай, авызына су капкандай, һаман сүзсез тора икән.

— Ул телсез мәллә? — дигән карт бай әфәндегә.

— Ничек телсез булсын! Мин килеп туктауга ук, үзе беренче булып сүз башлады...

— Нәрсә дип әйтте соң ул?

— Атыгызны бераз читкәрәк бәйләсәгез иде. Минем атым бик холыксыз, юртагыгызга зыян китерүе бар,— диде.

— Алайса, нигә аннан ат бәясен түләүне сорыйсыз соң? Ул сезне кисәткән булган бит.

Бай әфәнде, бу сүзгә җавап тапмыйча, кырт борылган да ары китеп барган.

— Ә сез нигә дәшмисез? — дип сораган шулчак карт бер сүз дә әйтмәүче агайдан.

— Әгәр мин сүз башласам, бай әфәнде авызыннан дөреслекне ишетә алмаган булыр идек бит.

Ахмакның ялгышы тиктормас телендә, дип белми әйтмиләр шул.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 2 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz