Кайчандыр, белмим, кайдадыр бер авылда яшәгән дә, яшәмәгән дә, ди, Сәмәд, Мәмәд, Вәлид һәм Әхмәд исемле дүрт аучы. Аларның һәркайсының берәр мылтыгы булган. Тик берсенең мылтыгы түтәсез, икенчесенеке көпшәсез, өченчесенеке тәтесез, ә дүртенчесенеке бөтенләй бернисез икән.
Бервакыт ауга чыгып киткәннәр болар. Тау һәм үзәннәр буйлап кыш һәм җәй, яз һәм көз буе бик озак йөргәннәр һәм, ниһаять, туган авылларының ындыр артына килеп җиткәннәр.
Карасалар — куян утыра! Таудан зуррак, тараканнан бәләкәй- рәк, ди, ул. Кем беренче атарга тиеш, дип бәхәсләшергә тотынган аучылар. Тамаклары карлыкканчы кычкырышканнар да мылтыкка тотынганнар. Сәмәд тын калган, Мәмәд төзәгән, Вәлид тәтегә баскан, Әхмәд исә куянны атып еккан, ди.
Инде куянны өйгә алып кайтырга кирәк бит. Һәркайсы бар көченә үз ягына тартса да, кымшата алмаганнар. Мәмәд шулчак Тәңкә әбинең сыңар күзле әтәчен исенә төшергән. Ул әтәчне эзләп киткән, ә Әхмәд аны алып килгән. Куянны әтәч өстенә сузып салганнар, куян сыртына үгезләрне төягәннәр. Үзләре үгезгә атланганнар да авылга таба очканнар.
Авылның бар хатын-кызы, җыелып, балта белән куян тиресен туный башлаган. Өч көн дигәндә, тунап бетергәннәр моны. Аннары ирләр зур-зур казаннарда куян ите пешерергә тотынганнар. Пешеп чыккач, бөтен авыл белән куян итен бер минут, ярты сәгать, өч көн, биш ай һәм җиде ел ашаганнар. Шулай да ашап бетерә алмаганнар.
Куян тиресеннән әллә ничә бүрек теккәннәр. Иң зур бүрекләре уймак хәтле, иң бәләкәе кәрзиннән зуррак булган. Бер бүрекләре миңа да эләкте: башыма олырак, бармакка кысанрак, шуңа киеп йөргәнем юк. Бүрегемне күрәсегез килсә, кунакка килегез. Тик иртән дә, кичен дә, төнлә дә, көндез дә түгел. Шуннан кала, теләсә кайсы чакта килегез.
Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан : Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б. ISBN 978-5-298-02107-4
Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә. |