Шулай берзаман Бүре урман аланында ипи ашап утыручы кешене күргән.
— Миңа да ипи бир әле, авыз итеп карыйм,— дигән ул.
Кеше аңа бер телем ипи сындырып биргән. Ипи бик тәмле булган.
Бүре, авыз читләрен ялый-ялый, сүзен дәвам иткән:
— Ипиең телне йотарлык! Аны ничек пешерәләр соң?* Миңа да өйрәт әле!
— Алайса, игътибар белән тыңла,— дигән аңа кеше.— Иң элек сука белән җирне сөрергә кирәк.
— Аны ашап буламы?
— Юк ла. Башта иген чәчәргә кирәк.
— Чәчкәч, ашап буламы?
— Ашыкма әле. Аның үсеп җиткәнен көтәргә кирәк.
— Үсеп җиткәч, ашарга ярыймы?
— Юк шул. Игенне җыеп алырга кирәк.
— Җыеп алгач, ашарга ярыйдыр инде?
— Җыйгач, сугарга да кирәк әле.
— Ә суккач, ашыйсыңмы?
— Юк шул. Тегермәндә он тартып, мичтә ипи пешерергә кирәк әле.
— Ә пешергәч, ашап буламы?
— Була!
Бүре, башын кырын салып, уйлап торган-торган да болай дип әйтеп куйган:
— Болар берсе дә мин булдыра торган эшләр түгел. Ипи ашар өчен кеше булырга кирәктер.
Бүре шулай дигән дә, киек-җанвар эзләп, үз урманына кереп киткән, ди. |