Четверг, 12.12.2024, 18:58:58   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [38]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 8
Гостей: 8
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » БАКА АКЧАСЫ (Лак халык әкияте)
БАКА АКЧАСЫ (Лак халык әкияте)
09:53:27
Борын-борын заманда яшәгән, ди, ир белән хатын. Бар булган байлыклары бер үгез икән боларның.

— Ашарга берни калмады, үгезне сатам,— дигән беркөнне ире.

— Сатма! — дип тарткалаша икән хатыны.

Иртән торып, ире үгезне күлгә су эчерергә алып төшкән.

Шулчак күлдәге бер Бака:

— Үгезеңне сат! Үгезеңне сат! — дип кычкыра башлаган.

— Унбиш тәңкә көмеш бирсәң, сатам,— дигән аңа ир.

Ә Бака бертуктамый кычкыра да кычкыра икән:

— Үгезеңне сат! Үгезеңне сат!

Ачуы чыккан ир Бакага таш ыргыткан. Алай да тынмагач, чишенеп, суга ук кереп киткән. Караса, күл төбендә көмеш акча белән тулы чүлмәк тора, ди. Ул чүлмәктән унбиш көмеш тәңкә алган да, үгезен күл буенда калдырып, өенә йөгергән. Ә үгез, башка сукмак буйлап чабып, өйгә аннан алданрак кайтып җиткән. Хатыны үгезне абзарга кертеп ябуга, ишек төбендә ире пәйда булган.

— Үгезне саттым! Менә сиңа унбиш тәңкә! — дип кычкырган ул хатынына.

— Каян алдың бу акчаны? — дип сораган ул иреннән.

— Күлдәге Бака бирде. Анда әле бер чүлмәк көмеш акча калды.

Караңгы төшкәч, ир белән хатын, шыпырт кына күл буена барып, көмеш тулы чүлмәкне алып кайтканнар да ишегалдында җиргә күмеп куйганнар. Ашап-эчеп алгач, ире йокларга яткан, ә хатыны хәлвә пешергән дә аны, суытып, вак кисәкләргә турагач, өй түбәсенә менгереп сипкән. Иртән:

— Әтисе, тор тизрәк! Төнлә хәлвә яңгыры яуган! — дип, ирен төрткәләп уяткан ул.

— Менә шәп булган! Хәлвә яратам мин! — дигән дә ире түбәгә хәлвә җыярга менеп киткән.

Хәлвә белән иртәнге чәйне эчкәч, ул, урамга чыгып, авыл халкына ничек итеп күлдәге Бакага үгезен сатуы хакында сөйләргә, мактанырга тотынган. Билгеле инде, бу турыдагы хәбәр шунда ук ханга барып ирешкән. Тиз арада хан чапкыннары килеп, болардан Бака акчасын таптыра башлаганнар.

— Минем ирем хыялый бит ул... Күлдә яшәгән Баканың нинди акча¬сы булсын?! — дип каршы алган аларны хатыны.

— Нишләп хыялый булыйм ди мин?! Күктән хәлвә яуган төнне көмеш акча тулы чүлмәкне икәү бергә алып кайттык бит! — дип, сүзгә кушылган ире.

Бу сүзләрне ишеткән чапкыннар шаркылдашып көлгәннәр дә хан янына кайтып болай дигәннәр:

— Күлдә бернинди акча да юк! Аларга ышансаң, бай Бака турында гына түгел, күктән хәлвә явуын да сөйлиләр анда.

Шулай итеп, хатынының тапкырлыгы аркасында болар баеп киткәннәр һәм бүген дә бик матур һәм тигез гомер итәләр, ди.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 2 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz