Посетители |
Онлайн всего: 7 Гостей: 7 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 3 » БАТЫР ТЫЧКАН БАЛАСЫ (Аляска эскимослары әкияте)
БАТЫР ТЫЧКАН БАЛАСЫ (Аляска эскимослары әкияте) | 20:01:39 |
Беркөнне Тычкан баласы, батыраеп, сәяхәткә чыгып киткән. Әби тычкан, көлчәләр пешереп, аны озатып калган. Иртән чыгып киткән Тычкан баласы кичен кире әйләнеп кайткан. «Их, әбекәй! — дип кычкырган ул керә-керешкә.— Тундрада миннән дә көчлерәк, миннән дә батыррак җанвар юк икән бит!»
«Каян белдең аны?» — дип сораган Әби тычкан. Тычкан баласы ашыга-ашыга сөйләргә тотынган: «Оядан чыктым да барам, барам, барам... Бара торгач, диңгезгә килеп җиттем. Диңгез шу-ундый зур, дулкыннары тау кадәр! Тик мин куркып тормадым, суга сикердем дә диңгезне йөзеп чыктым».
«Кайда соң ул диңгез?» — дип елмайган Әби тычкан. «Кояш чыккан якта»,— дигән Тычкан баласы. «Ә-ә,— дип көлеп җибәргән Әби тычкан.— Кичә анда бер болан тоягы белән җирне тырмап торган иде. Тояк эзенә су җыелгандыр». «Алайса, азагына кадәр сөйлим, тыңла,— дигән Тычкан баласы.— Диңгездән чыгуга бераз кибендем дә ары киттем. Бара торгач, искиткеч биек тауга килеп чыктым. Нишләргә? Әйләнеп узсаң, вакыт тар. Йөгереп килдем дә тау өстеннән сикереп уздым». «Бу тауны да беләм мин»,— дип көлемсерәгән Әби тычкан.
Ә Тычкан баласы һаман үзенекен сөйли, ди... «Бара торгач, күрәме ике аю сугышып ята. Берсе — ак, берсе — соры. Куркып тормадым, йөгереп бардым да икесен ике якка чөеп аттым». Әби тычкан бераз сүзсез торган да болай дигән: «Болары ак көя белән соры чебен булган инде...»
Шулчак Тычкан баласы үртәлеп елап җибәргән. «Димәк, мин көчле дә, кыю да, батыр да түгел...» — дип үксегән ул.
Әби тычкан, көлә-көлә, аны юатырга тотынган: «И-и, улым, улым... Тычкан баласы өчен тояк эзендәге су — диңгез, түмгәк — биек тау. Ә көя белән чебен аю кебек инде. Син аларның берсеннән дә курыкмагансың. Димәк, син — чынлап та, тундрадагы иң батыр Тычкан баласы!»
Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан : Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б. ISBN 978-5-298-02107-4
Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 7 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|