Четверг, 12.12.2024, 16:25:35   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [38]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 7
Гостей: 7
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 3 » БЕР ТӘПИЛЕ ТАВЫК (Америка Мөһаҗирләре әкияте)
БЕР ТӘПИЛЕ ТАВЫК (Америка Мөһаҗирләре әкияте)
20:09:14
Бер табибның Җек исемле йомышчы малае булган. Көндезге ашка табибка тавык кыздырганнар. Җекнең тамагы бик нык ачкан икән, түзә алмаган, тавыкның бер ботын тиз генә ашап куйган бу. Аннары, табиб сизмәсен дип, аяксыз ягын аска әйләндереп куйган. Табибка бу көнне кунаклар килгән булган икән. Барысы да ашарга утырганнар.

Табиб ит турый башлауга күрә: тавыкның бер аягы юк.

— Тавыкның бер аягы кая киткән? — дип сорый ул малайдан.

— Сыңар аяклы тавык булгандыр ул, сэр,— дигән аңа Җек.— Кичә ишегалдында бер аяклы тавык күргән идем мин...

Икенче көнне иртән табиб белән Җек ат җигеп юлга чыкканнар. Малай дилбегә тотып алда бара, ә хуҗа артта җәелеп утырган, ди. Бара торгач, юл буенда тезелешеп басып торучы тавыкларны күрә болар. Көн суык булганга, тавыклар, бөрешеп, бер тәпиләрен күтәргәннәр, икенчесендә басып торалар икән.

— Карагыз, сэр, карагыз! — дип кычкырган Җек.— Бер аяклы тавыклар! Кичә әйткән идем бит мин сезгә!

— Көш! Көш! — дип кычкырган шулчак табиб. Тавыклар канат астыннан икенче тәпиләрен чыгарып йөгерешеп киткәннәр.

— Әй син, алдакчы малай! — дип бармак янаган табиб.

— Әгәр кичәге тавыкка «көш» дип кычкырсаң, ул да икенче аягын чыгарган булыр иде,— дигән аңа Җек.

Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан : Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б.
ISBN 978-5-298-02107-4

Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 10 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz