Яшәгән, ди, шулай бер әби. Әбинең булган, ди, бөдрә йонлы Кәҗә бәтие.
Көннәрдән бер көнне, Кәҗә бәтие болында үлән чемченеп йөргәндә, әби моны чакыра икән:
— Нәнием минем, бәбием! Боткам пеште, ашарга кайт!
— Әби, әби! Ботка ашыйсым килми, мин үлән яратам,— дигән аңа Кәҗә бәтие.
— Кайтмасаң, Бүрене чакырам. Бүре, Бүре, соры Бүре! Бәтием өйгә кайтмый, тот әле үзен!
— Юк, әбием, ашамыйм,— дип улаган Бүре.
— Ашамасаң, Этне чакырам! Этем, Этем, батыр Этем! Кәҗә бәтием өйгә кайтмый, соры Бүре аңа тими. Бүрене монда ку әле,— дигән әби.
— Кумыйм, кумыйм!
— Кумасаң, көтүчене чакырам. Ул сиңа эләктерер! Көтүчем, әй, Көтүчем. Кәҗә бәтие өйгә кайтмый, Бүре аны ашамый, Бүрене Этем кумый, Этемне кыйна әле!
— Кыйнамыйм, әби, кыйнамыйм. Ул Эт — минем якын дустым.
— Кыйнамасаң, Тычканны чакырам. Әй, Тычкан, үткен тешле Тычкан! Кәҗә бәтием өйгә кайтмый, Бүре аны ашамый, Бүрене Этем кумый, көтүче Этне кыйнамый, улакларын кимер әле шуның!
— Кимермим, әби, кимермим, мин көтүче таягыннан куркам!
— Кимермәсәң, Мырау батырны чакырам! Әй, Мырау батыр! Кәҗә бәтием өйгә кайтмый, Бүре аны ашамый, Бүрене Этем кумый, көтүче Этне кыйнамый, Тычкан улак кимерми, тот та кабып йот әле шуны!
— Каймакны ялап бетерәм дә чабам! — дигән Мырау батыр. Аның Тычкан өстенә ташлануы булган, Тычкан улак янына, көтүче Эт янына, Эт Бүре янына, Бүре Кәҗә бәтие янына, ә Кәҗә бәтие әби янына ботка ашарга чапкан. |