Среда, 18.06.2025, 17:21:34   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [320]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [6]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 5
Гостей: 4
Пользователей: 1
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 03 » ЧИКЕРТКӘ НИЧЕК АШАРГА ЭЗЛӘГӘН ? (Америка Мөһаҗирләре әкияте)
ЧИКЕРТКӘ НИЧЕК АШАРГА ЭЗЛӘГӘН ? (Америка Мөһаҗирләре әкияте)
20:05:49
Шулай бер кичне Чикерткә ашарга эзләп йөри икән. Кинәт каршысына Кәлтә шуышып чыккан да моны эләктереп алган.

— Зинһар өчен, җибәр мине! Җибәрсәң, бүтән беркайчан да монда килмәс идем,— дип ялварган Чикерткә.

— Юк инде, җибәрмим. Өйдә балаларым ач утыра. Мин аларга кичке ашка симез чикерткә алып кайтырга вәгъдә иттем,— дигән Кәлтә.

Шулчак яфраклар астыннан Бака сикереп чыккан да Кәлтәне эләктереп алган.

— Зинһар өчен, җибәр мине! Җибәрсәң, бүтән беркайчан да монда килмәс идем,— дип ялварган Кәлтә.

— Юк инде, җибәрмим. Өйдә мине бәләкәй бакаларым көтә. Мин аларга кичке ашка кәлтә алып кайтырга вәгъдә иттем,— дигән Бака.

Шулчак боларның каршысына Елан атылып чыккан да Баканы эләктереп алган.

— Зинһар өчен, җибәр мине! Җибәрсәң, бүтән беркайчан да монда килмәс идем,— дип ялварган Бака.

— Юк инде, җибәрмим. Өйдә мине бәләкәй еланнарым көтә. Мин аларга кичке ашка бака алып кайтырга вәгъдә иттем,— дигән Елан.

Шулчак һавадан Лачын атылып төшкән дә Еланны эләктереп алган.

— Зинһар өчен, җибәр мине! Җибәрсәң, бүтән беркайчан да монда килмәс идем,— дип ялварган Елан.

— Юк инде, җибәрмим. Өйдә мине бәләкәй балаларым көтә. Мин аларга кичке ашка елан алып кайтырга вәгъдә иттем,— дигән Лачын.

Шулчак, колакларны тондырып, мылтык аткан тавыш ишетелгән. Лачын куркуыннан Еланны ычкындырган, Елан — Баканы, Бака — Кәлтәне, Кәлтә Чикерткәне ычкындырып җибәргән.

Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан : Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б.
ISBN 978-5-298-02107-4
Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 25 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz