Среда, 04.12.2024, 22:20:08   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [13]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Сказки / Әкиятләр [17]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 3 » ЕГЕТ СҮЗЕ БЕР БУЛЫР (Америка Мөһаҗирләре әкияте)
ЕГЕТ СҮЗЕ БЕР БУЛЫР (Америка Мөһаҗирләре әкияте)
20:13:04
Американы сез яхшы беләсез бит, әйеме... Америка халкының җирле телдә «янки» дип аталганнарын да, күпчелегенең заманында Англиядән күчеп килгәнен дә ишеткәнегез бардыр.

Менә шулай Англиянең Йоркшир графлыгыннан бер кеше Аме¬рикага килеп яши башлаган, ди. Ә Йоркшир кешеләренең һәммәсе дә сәүдәгә бик маһир, үзләре, җитмәсә, гаҗәеп хәйләкәр икән. Әмма сәүдә иткәндә кулга-кул сугып килешенсә, Йоркшир сәүдәгәре инде беркайчан да үз сүзеннән кире кайтмый торган булган.

Шулай беркөнне Йоркшир кешесе, ат җигеп, басу сукаларга киткән. Әйбәт кенә сукалап ятканда, моның аты хәлсезләнеп буразнага егылган. Әлеге кеше, атын буразнада калдырып, тизрәк күршесе янына йөгергән.

Биек баскычтан менеп ишек шакуга, күршесе, чыгып, моны өенә чакырган. Болар башта озаклап хәл-әхвәл сорашып утырганнар. Чыгып китәргә җыенгач кына, Йоркшир кешесе күршесенә болай дигән:

— Минем ак бияне күргәнең бармы синең?

— Бар, нишләп булмасын,— дигән моңа күршесе.

— Үзеңнең җирән алашаңны минем ак биягә алышмыйсыңмы?

— Алышам! — дип, сөенеп җавап биргән күршесе.

— Алайса, хәзер үк кул сугышып килешик.

Кул сугышып килешкәч, Йоркшир кешесе, исе китмәгән кыяфәт белән, болай дип әйтеп куйган:

— Минем ак биям хәзер буразнада ята. Сука сукалаган чакта, хәлсезләнеп егылды. Бәлки... бүтән тора да алмас.

— Нишлисең бит, була торган хәл,— дип елмайган күршесе.— Минем җирән алашам да өченчекөн буразнага егылып аяк сузды. Әнә күрәсеңме, тиресе ат абзарында эленеп тора.

Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан : Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б.
ISBN 978-5-298-02107-4

Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә.
Категория: Сказки / Әкиятләр | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz