Пятница, 13.12.2024, 15:49:49   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [40]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 6
Гостей: 6
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » ГАДЕЛ ХӨКЕМ (Латыш халык әкияте)
ГАДЕЛ ХӨКЕМ (Латыш халык әкияте)
09:59:46
Яшәгән, ди, бер шәһәрдә Олы Петерс исемле бай кеше. Ә аның хезмәтчесен Бәләкәй Петерс дип йөртәләр икән. Еллар буе хезмәт хакы түләмәгән өчен, Бәләкәй Петерс хуҗасын хөкемгә тартырга булган.

Шулай итеп, ике Петерс, гаделлек эзләп, бер-бер артлы башкалага король янына киткәннәр. Бераз баргач, Бәләкәй Петерс юлда Кырмысканы күргән. Инде өстенә басам гына дигәндә, Кырмыска аңа:

— Зинһар, кызган, тимә миңа! — дип эндәшкән.

Бәләкәй Петерс Кырмысканы юл кырыена чыгарып куйган да ары киткән. Тагын бераз баргач, юл читендәге суда Бал кортын күргән. Ул үлем белән тарткалашучы Бал кортын, судан алып, һавага очырган.

Төш вакыты җиткәч, Бәләкәй Петерсның тамагы ачкан, ләкин бер телем ипие дә юк икән моның. Шулчак, агач ботагында утыручы Күгәрченне сугып төшерәм дә пешереп ашыйм дип, таяк белән кизәнүгә, бер тавыш ишеткән.

— Тимә миңа, изгелегеңә яхшылык белән түләрмен,— дип эндәшкән аңа Күгәрчен.

Шулай итеп, ике Петерс король янына килеп җиткәннәр.

— Бәләкәй Петерс — алдакчы. Ул, корольнең бөтен ашлыгын бер төндә сугып бетерәм, дип мактанды,— дигән Олы Петерс корольгә.

Король хезмәтчене ашлык амбарына ябарга кушкан. Инде нишләргә дип кайгырып утырганда, моның каршысында Кырмыска пәйда булган.

— Борчылма, иртән торуыңа ашлык сугылган булыр,— дигән ул.

Бәләкәй Петерс йоклаган арада, кырмыска гаскәре башактагы орлыкларны чүпләп, капчыкларга тутырып та куйган.

Монысында җиңелгәч, Олы Петерс хезмәтченең елга аша балавыз күпер төзим дип мактануын әйткән. Бу күпер аша корольнең каретасы да чыгып йөри алачак, имеш... Корольгә шул гына кирәк: төшкә кадәр күперне төзеп бетермәсә, Бәләкәй Петерсны җәзага тартасын игълан иткән ул.

Кайгыга төшкән хезмәтче янына шулчак Бал корты очып килгән.

— Юкка борчылма. Син мине бәладән коткарган идең, хәзер инде безнең чират,— дигән ул.

Тынычландым гына дигәндә, Бәләкәй Петерсның, инде икенче көн рәттән авызына ризык алмаганы исенә төшеп, борып-борып эче авырта башлаган. Шулчак аның янына Күгәрчен очып килгән дә нигә болай кәефсез икәнен сораган.

— Бик тә тамагым ачты,— дигән аңа Бәләкәй Петерс.

Күгәрчен очып киткән дә ипи белән су алып килгән. Тамагы туйгач, Петерс йокыга талган. Ә уянганда, инде елга аша балавыз күпер дә салынып беткән булган.

Король бу күперне күргәч, Бәләкәй Петерска кыйммәтле бүләкләр бирергә кушкан, ә Олы Петерсны сараеннан куып чыгарган һәм хезмәтчесенә бурычларын түләргә мәҗбүр иткән.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 2 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz