Четверг, 12.12.2024, 18:29:51   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [38]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » ҮГЕЗ КҮЗЛӘРЕ (Кытай халык әкияте)
ҮГЕЗ КҮЗЛӘРЕ (Кытай халык әкияте)
09:44:27
Кайчандыр карурманда бик куркыныч бер җанвар яшәгән. Аны күрүгә, урман халкының коты оча икән. Кемне очратса да, очлы мөгезләрен чайкый-чайкый үкерергә тотына, ди.

Нинди җанвар икән ул дип уйлыйсыздыр инде. Без җигеп йөри торган юп-юаш, күндәм Буйвол! Нигә шулкадәр усал булган соң ул дисезме? Сер итеп кенә әйтәм: бөтен хикмәт аның күзләрендә. Нәрсәгә генә караса да, аңа бөтенесе бәләкәй булып күренә икән. Юлбарыска карый — Песи күрә. Песигә карый — Тычкан күрә.

Шундый күзләре була торып, кемнән курыксын инде ул?!

Көннәрдән бер көнне Буйвол үзен җәнлекләр патшасы дип игълан итәргә булган. Моны ишеткәч, урман халкы ду купкан. Алар яшеренеп кенә тын аланда киңәшмә җыйганнар һәм анда Буйволны күзләреннән мәхрүм итәргә карар чыгарганнар. Уйлаганнар-уйлаганнар да иң юаш җан иясе Казның күзләрен Буйволныкына алыштырырга булганнар.

Шулай бер төнне Буйвол йоклап ятканда, Тычкан аның күзләрен Казныкына шыпырт кына алыштырып та куйган.

Уянып китә Буйвол. Күзләрен ачып караса, Тычкан урынына Песи чаба, ә Тычкан артыннан чапкан Песи аңа Юлбарыс булып күренә, ди.

Шул көннән башлап Буйвол юп-юаш эш үгезенә әйләнеп кала. Кеше аны, җигеп, көне-төне эшләтә башлый. Барысына да түзә Буйвол. Беркемгә дә тими, беркемне дә куркытмый. Авыл малайлары өстенә менеп атланса да, сүз дәшми.

Ә Каз танымаслык булып үзгәрә. Буйвол күзләре белән карагач, аңа урамдагы бар нәрсә кеп-кечкенә булып күренә. Ул үзен дөньяда иң көчле җанвар дип уйлый. Каршысына кем килеп чыкса да, канатларын җәеп, муенын сузып, ысылдый-ысылдый ташланырга гына тора, ди.

Әйдә, ысылдый бирсен лә! Барыбер курыкмыйлар ич аннан. Күпме ысылдаса да, Каз Буйвол була алмаячак.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 2 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz