Шулай бер агай, улын ияртеп, урамга йөрергә чыккан. Бераз баргач, агай аксаклый башлаган.
— Ни булгандыр, белмим, бүген минем бер аягым кыскарак тоела,— дигән агай улына.
Улы исә бераз карап торган да көлеп җибәргән.
— Әти, син бит ике аягыңа ике төрле башмак кигәнсең. Берсенең табаны калын, икенчесенеке — юка,— дигән ул.
«Улым бигрәкләр акыллы инде. Үскәч, моннан зур галим чыгар!» — дип уйлаган агай һәм малаен өйдән бүтән башмаклар алып килергә җибәргән.
Малай өйгә кайтса, идәндә шундый ук берсе калын, берсе юка табанлы ике башмак тора, ди. Шул ике сыңар башмакны алып, әтисе янына йөгергән бу.
— Әти, әти, болары да икесе ике төрле, кибеттән үк шундый башмаклар алгансыңдыр,— дигән ул.
Агай авыр сулап куйган да, улы китергән башмакларны киеп, кибетчеләрне ачулана-ачулана, аксаклап, шәһәр урамы буйлап ары киткән, ди. |