Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 3 » ЯРКАНАТ (Алтай халык әкияте)
ЯРКАНАТ (Алтай халык әкияте) | 19:57:59 |
Ярканат хәзер төннәрен генә оча. Ә кайчандыр ул көндезләрен дә оча торган булган.
Шулай беркөнне Ярканатның каршысына Карчыга очраган да:
— Хәерле көн, дускаем! Мин сине инде өч ел буе эзлим. Менә, ниһаять, үзең килеп чыктың,— дип сүз башлаган.
— Нигә мине эзлисең? — дигән аңа Ярканат.
— Бөтен кош-кортлар үзләренең улларын кошлар гаскәренә хезмәткә җибәрәләр. Бары синекеләр генә җылы канат астында качып ята...
— Минем малайлармы?* Алар нигә кош-корт гаскәренә барсын?! Мин кош түгел бит,— дигән дә Ярканат, канатларын җыеп, җиргә төшкән һәм тәпи-тәпи атлап киткән.
«Чыннан да, бу кошлар нәселеннән түгел, җәнлек-җанвар затыннан бугай»,— дип уйлаган Карчыга һәм, канатларын җилпеп, күккә күтәрелгән. Ә Ярканат, тәпиләп бара торгач, Төлке каршысына килеп чыккан.
— И-и, матурым, ниһаять, килеп каптыңмы? Инде җиденче ел эзлим бит сине,— дип сүз каткан аңа Төлке.
— Нигә мине эзлисең? — дигән Ярканат.
— Белмәгән булып кыланма! Бөтен җәнлек-җанварның уллары җән-лекләр гаскәренә хезмәткә киттеләр, ә син үзеңнекеләрне һаман яшереп ятасың...
— Ә мин җәнлек-җанвар затыннан түгел, мин кошлар нәселеннән бит,— дигән дә Ярканат канатларын җилпеп очып киткән.
«Чыннан да, кош нәселеннән бугай бу»,— дип уйлаган Төлке һәм үз юлын дәвам иткән.
Шул заманнан бирле Ярканат, Төлке күзенә күренүдән куркып, тәпи йөрүдән ваз кичкән, ә Карчыгадан шөлләп, көндезләрен очмый башлаган. Ул әле һаман да шулай бар җан иясеннән өркеп яши, бары төннәрен генә дөньяга чыга, ди.
Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан : Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б. ISBN 978-5-298-02107-4
Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә. |
Категория: Сказки / Әкиятләр |
Просмотров: 4 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
Календарь |
« Декабрь 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | | | | | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
|