Бервакыт ярлы урамда бай әфәнде яныннан бил бөгеп исәнләшми генә үтеп киткән.
— Нишләп бил бөгеп сәламләмисең? Әллә син үзеңнең хәерче, минем бай икәнлекне оныттыңмы? — дип җикергән аңа бай әфәнде.
— Беләм, онытмадым,— дигән ярлы.— Әмма ни өчен мин беренче булып сәлам бирергә тиеш икәнлеген генә аңламыйм.
— Нәрсә, әллә син ярлыларның байларга бил бөгәргә тиешлеген оныттыңмы?
— Сезнең байлыкның миңа ни катнашы бар? — дип сораган аннан ярлы.
— Менә, мәсәлән, мин сине бай кеше итә алам! — дип, вәкарь белән сүзен дәвам иткән бай әфәнде.— Телим икән, ярты байлыгымны сиңа бүләк итә алам... Шуның өчен дә син, мине күрүгә үк, бил бөгеп сәлам бирергә тиешсең!
— Сезнеке кадәр акчам булгач, аннары нигә дип беренче булып сәлам бирим ди инде мин? — дип, хәйләкәр елмайган ярлы.
— Алайса ярый! — дип кычкырган бай әфәнде.— Әгәр бөтен бай-лыгымны бирсәм, син мине ерактан ук бил бөгеп сәламләрсеңме?
— Әгәр дә мәгәр сез миңа бөтен байлыгыгызны бирсәгез, димәк ки, ул чакта мин — бай, сез ярлы булачаксыз. Ә сез бит үзегез ярлылар байларны бил бөгеп сәламләргә тиеш, дидегез. Шулай булгач, мин сезне түгел, ә сез мине бил бөгеп сәламләгез! — дигән дә ярлы көлә-көлә юлын дәвам иткән. |