Бүре белән Төлке, юл буйлап барганда, ит кисәге тапканнар.
«Әйдә, ашыйбыз!» — дигән Бүре. «Сабыр ит бераз,— дип, койрыгын болгаган Төлке.— Әнә каршыга кешеләр килә. Күрсәләр — беттек!» «Алайса нишлик соң? Бу итне калдырып китеп булмый бит инде...» — дигән Бүре. Төлке аның колагына иелгән дә: «Тау башына менәбез дә кеше күзеннән качып ашыйбыз»,— дип пышылдаган.
Чабыша-чабыша тау түбәсенә менеп җиткәннәр болар. Сүзне Бүре башлаган. «Әйдә, итне тигез итеп икегә бүлик»,— дигән ул. «Шушы бармак башы хәтле итне бүлеп торабызмы? Беребез генә ашасын»,— дип, хәйләкәр елмайган Төлке. «Ярый алайса, кабам да йотам!» — дип, авызын ачкан Бүре. «Кайсыбызның яше өлкәнрәк, шул ашасын,— дип, ит кисәгенә тәпиен куйган Төлке.— Сиңа ничә яшь?»
Бүре, тешләрен шыгырдата-шыгырдата, тырнакларын бөгә-бөгә са¬нарга тотынган: «Ничә яшьтә икәнемне дә оныттым. Бик карт бит инде синең Бүре бабаң! Мин туганда, менә бу биек тау сазлык түмгәге хәтле, ә теге иксез-чиксез океан ат тоягы эзендәге су кадәр генә иде».
Моның сүзләрен ишеткәч, Төлке елап ук җибәргән. «Төп башына утырттым бу сары колакны! — дип сөенгән Бүре.— Болай булгач, ит минеке!» Үзе эчтән генә шулай дип уйлый, үзе Төлкегә астыртын гына сүз ката бу: «Нәрсә булды, сеңлем, кем тиде сиңа, нигә елыйсың?»
«Беркем дә тимәде! Синең сүзләреңне тыңлагач, үземнең мәрхүм кече улымны искә төшердем дә, күңелем тулды. Аның белән кордашлар икән бит сез, аның белән нәкъ бер елны дөньяга килгәнсез... Ул инде күптән салкын җир астында ята, ә син минем каршыда тешләреңне ыржайтып утырасың...»
Шулай дигән дә Төлке, күз яшьләрен сөртә-сөртә, ит кисәген кабып йоткан. Ә Бүре, койрыгын кысып, тау сукмагы буйлап чабып киткән... |