Посетители |
Онлайн всего: 8 Гостей: 8 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » КАЛГАНЫ СЕЗНЕҢ ЭШ (Лаос халык әкияте)
КАЛГАНЫ СЕЗНЕҢ ЭШ (Лаос халык әкияте) | 09:57:13 |
Урамда коеп яңгыр ява, ә король үзенең алтын тәхетендә уйга чумып утыра икән. Моның тирәсендә сарай әһелләре бөтерелә, алар арасында атаклы «хәйлә капчыгы» Сиең Миең дә бар, ди. Күңелен күтәрер өчен, король бу хәйләкәрне үзенчә төп башына утыртмакчы, аннан көлмәкче булган.
— Әй, Сиең Миең, сине бик хәйләкәр диләр. Әгәр чыннан да шулай икән, менә хәзер үзеңнең королеңне, хәйлә белән алдап, коеп яуган яңгыр астына чыгарып кара. Чыгара алсаң, мин синең чынлап та хәйләкәр булуыңа ышанырмын.
— Король галиҗәнаплары,— дип, башын иеп эндәшкән аңа Сиең Миең.— Сезне коеп яуган яңгыр астына чыгарырлык хәйләкәр дөньяга килмәгәндер әле. Әгәр... үз теләгегез белән чыксагыз гына инде. Әмма... бу мөмкин хәл түгел. Әгәр дә ки Сез, яңгырга чыгып утырып, миңа хәйлә белән үзегезне сарайга кертергә әмер бирсәгез, тырышып карар идем. Әмма, әйттем бит, бу мөмкин эш түгел.
— Ничек мөмкин булмасын?! — дип җикергән шулчак король.— Дөньяда король булдыра алмаган нәрсә юк!
Шулай дигән дә ул, җил-җил атлап, коеп яңгыр яуган урамга чыгып киткән.
— Күрдеңме инде, ахмак хәерче?! Хәзер мине нинди хәйлә белән сарайга кертә алырсың икән? — дигән ул.
— Король галиҗәнаплары,— дип көлемсерәп, сүзен дәвам иткән Сиең Миең,— минем Сезне сарайга чакырырга уйлаганым да юк әле. Теләсәгез, керерсез, теләмәсәгез, яңгыр эчендә чыланып утыртырсыз... Сез миңа үзегезне хәйлә белән урамга чыгарырга әмер бирдегез. Мин әмерне үтәдем. Бигайбә, калганы сезнең эш. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 2 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|