Юл буйлап йөгереп килгәндә, Керпе бакыр бер тиен тапкан.
Нәкъ шулчак янәшәдән генә, фаэтонга утырып, бай әфәнде узып бара икән. Керпе аны күреп алган да, бакыр бер тиенен күрсәтеп, кычкырырга тотынган:
— Минеке бар, ә байныкы юк! Минеке бар, ә байныкы юк!
Байның моңа бик тә кәефе киткән.
— Нәрсә ул тагын: синдә бар, ә миндә юк? — дип җикергән бай.
— Бакыр бер тиен! — дигән Керпе һәм тиенен байга күрсәткән.
Байның ачуы чыккан, ул кучерга Керпенең бер тиенен алырга кушкан.
— Алайса, чыннан да, синең бер тиенең дә юк! — дип көләргә тотынган Керпе.— Булса, минекен алмас идең.
Моны ишеткәч, бай бөтенләй чыгырдан чыккан. Бакыр бер тиенне алган да юлга ыргыткан.
— Сукыр бер тиенең белән кадалып кит! Бик кирәге бар иде!
Ә Керпе һаман кете-кете көлә икән:
— Курыкты! Курыкты! Миннән курыкты да бер тиенне кире ташлады. Бай миннән курыкты дип, хәзер бөтен халыкка сөйлим!
Бай фаэтоннан сикереп төшкән дә Керпе өстенә ташланган.
— Хәзер, ничек курыкканымны күрсәтәм мин сиңа! — Эләктереп алам дип байның кулын гына сузуы булган, Керпе, йомарланып, энәләрен тырпайтып куйган. Кагылып кара син аңа! — Ярар,—дип бармак янаган бай,— акылга утыртырмын әле мин сине!
Ул шулай дигән дә, фаэтонга утырып, ары китеп барган.
Ә Керпе юл уртасына баскан килеш бии-бии такмаклый икән:
— Бай әфәнденең корсагы зур, башы бәләкәй! Бай әфәнденең корсагы бар, акылы юк!
Шулай итеп, Керпе ахмак байдан бер рәхәтләнеп көлгән, ди. |