Четверг, 19.06.2025, 09:15:41   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [7]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 8
Гостей: 7
Пользователей: 1
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 09 » ХӘЙЛӘ БЕЛӘН АКЫЛ (Мари халык әкияте)
ХӘЙЛӘ БЕЛӘН АКЫЛ (Мари халык әкияте)
10:16:06
Елга яры буйлап Аю узып бара икән. Моны күргәч, яр читендә йөзеп йөргән Балык тыпырчынып куйган.

— Нәрсә, миннән курыктыңмы? — дигән аңа Аю.

— Юк, әллә кеше киләме икән дип курыктым.

Аю тагын гаҗәпкә калган.

— Кеше шундый куркынычмыни ул? —дип сораган ул Балыктан.

— Үзе куркыныч түгел, аның хәйләсе белән акылы куркыныч,— дигән Балык.

— Ә нәрсә соң ул хәйлә белән акыл?

— Анысын үзеннән сора инде.

Аю юлын дәвам иткән. Бераз баргач, моның каршысына бер карт очраган.

— Син кешеме? — дигән аңа Аю.

— Әйе, кеше.

— Алайса, миңа хәйлә белән акылыңны күрсәт әле.

— Мин бик карт инде. Хәйләм дә хәлсезләнде, акылым да артта калды. Син яшьрәк кешене эзлә,— дигән аңа Карт.

Аю ары киткән. Бераз баргач, аңа япь-яшь малай очраган.

— Тукта әле! Син кешеме?

— Кеше!

— Алайса, хәйлә белән акылыңны күрсәт.

— Мин бик яшь әле: хәйләм бөтенләй юк, акылым да яңа уянып килә,— дигән аңа малай.

Бара торгач, Аюның каршысына солдат очраган.

— Син кешеме? — дип сүз каткан аңа Аю.

— Кеше.

— Алайса, хәйлә белән акылыңны күрсәт әле.Ярый, күрсәтермен. Ләкин соңыннан үпкәлисе булма. Минем хәйләм артыңда качып тора, ә акылым сине теләсә кайда куып тота ала.
Кеше акылын күрим дип артына борылуга, солдат кылычын чыга¬ра да Аюның колагын кисеп төшерә. Аю куркуыннан елга ярына таба чабып китә.

Солдат мылтыгын төбәп атуга, Аюның койрыгы өзелеп төшә.

Елга ярына килеп җиткәч, Аю, буыла-буыла, Балыкка үзенең күргәннәрен сөйләргә тотына.

— Ул кеше дигәнең чыннан да бик куркыныч зат икән! Хәйләсе белән колагымны кисеп төшерде, ә акылы мине койрыксыз калдырды. Моннан ары мин беркайчан да кеше янына бармаячакмын! — дип ант итә ул.

Һәм шул заманнан бирле Аю, кеше күзенә күренмичә, урманда гомер итә, ди.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 25 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz