Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 3 » ХУҖА ШАРДЫН ХӘЙЛӘСЕ (Абхаз халык әкияте)
ХУҖА ШАРДЫН ХӘЙЛӘСЕ (Абхаз халык әкияте) | 18:30:16 |
Хуҗа Шардын атлы бик мәзәк бер кеше үзенең күршесе белән елга яры буйлап бара икән. Бара торгач, боларның каршысына кача-поса килүче җайдак очраган. Җайдак алдыннан мәһабәт гәүдәле үгез бара, ди. Шардын моның урланган үгез икәнен шунда ук сизгән. Ул бер чүәген салган да юл уртасында ташлап калдырган, ә үзе куаклар артына кереп поскан. Җайдак чүәкне ерактан ук күреп килгән һәм, чүәк турысына җиткәч, атыннан сикереп төшеп, аны кулына алган. Ә үгезне агачка бәйләп куйган. Аннары, атына атланып, чүәкнең икенче сыңарын эзләргә киткән.
Шуны гына көтеп торган Шардын күршесе белән үгез янына йөгергән. Алар үгезне тиз генә бәйдән ычкындырганнар да урманга алып кереп суйганнар. Башын елгага ташлаганнар.
Җайдак чүәкнең сыңарын таба алмыйча кире әйләнеп кайткан. Билгеле инде, үгез бәйләп куйган урынында булмаган. «Бауны өзеп качкандыр, мөртәт!» — дип уйлаган ул һәм елга яры буйлап чаптырып киткән. Бераз чапкач, елгада агып баручы үгезне күргән. Җайдак тиз генә чишенгән дә, үгезне коткарам дип, суга сикергән. Йөзеп килеп, мөгезеннән эләктерсә, үгез урынына аның башы гына килеп чыккан, ди. «Бу үгез карагын тотып кирәген бирмәсәм, якты дөнья йөзе миңа хәрәм булсын!» —дип кычкырган җайдак һәм, ярга чыгып, киемнәре янына йөгергән.
Ләкин ул арада моның киемнәреннән дә, юртак атыннан да җилләр искән, ди. «Кеше малын алган — үзе коры калган», — дип такмаклый-такмаклый, җайдак әле дә булса елга яры буйлап арлы-бирле чабып йөри, имеш...
Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан : Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б. ISBN 978-5-298-02107-4
Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә. |
Категория: Сказки / Әкиятләр |
Просмотров: 5 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
Календарь |
« Декабрь 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | | | | | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
|