Среда, 04.12.2024, 22:17:55   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [13]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Сказки / Әкиятләр [17]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 3 » Красная Шапочка : сказка // Кызыл Калфак : әкият
Красная Шапочка : сказка // Кызыл Калфак : әкият
17:25:12
Красная Шапочка


Жила-была в одной деревне маленькая девочка. Она была такая хорошенькая, что даже солнце восхищалось её красотой, птицы дарили ей свои песни, цветы – душистый запах. Мать любила свою дочурку без памяти, а бабушка ещё больше.

Ко дню рождения бабушка подарила внучке красную шапочку. С тех пор девочка всюду ходила в своей новой нарядной красной шапочке. Поэтому родственники и соседи, увидев её, восклицали:

– Вот Красная Шапочка идёт!

Как-то раз испекла мама пирожок и сказала дочке:

– Сходи-ка ты, Красная Шапочка, к бабушке, отнеси ей этот пирожок и горшочек масла да узнай, здорова ли она.

Послушалась маму Красная Шапочка: собралась и пошла к бабушке в другую деревню.

Долго шла лесом Красная Шапочка, восхищаясь красотой цветов, слушая пение птиц. Идёт она, идёт, а навстречу ей – Серый Волк.

Волк был голоден, потому что долго ничего не ел. Очень захотелось ему съесть Красную Шапочку, да только он не посмел – где-то вблизи стучали топорами дровосеки. Облизнулся Волк и спрашивает девочку:

– Куда ты идёшь, Красная Шапочка?

Девочка ещё не знала, как опасно останавливаться в лесу и разговаривать с волками. Поздоровалась она с Волком и говорит:

– Иду к бабушке и несу ей вот этот пирожок и горшочек масла.

– А далеко ли живёт твоя бабушка? – спрашивает Волк.

– Довольно далеко, – отвечает Красная Шапочка. – Вон в той деревне, за мельницей, в первом домике с краю.

– Ладно, – говорит Волк, – я тоже хочу проведать твою бабушку. – Потом, показывая на две тропы, продолжает: – Я по этой дороге пойду, а ты ступай по той. Посмотрим, кто из нас раньше придёт.

Согласилась Красная Шапочка и пошла по той тропинке, на которую ей указал Волк. Ведь девочка даже не догадывалась, что Волк побежал что было духу по самой короткой дорожке. Поэтому шла она не торопясь, по пути то и дело останавливалась и собирала цветы.

Не успела Красная Шапочка и до мельницы дойти, а Волк уже прискакал к бабушкиному дому и стучится в дверь:

– Тук-тук!

– Кто там? – спрашивает бабушка.

– Это я, твоя внучка, Красная Шапочка, – отвечает Волк тоненьким голоском. – Я пришла к тебе в гости, принесла пирожок и горшочек масла.

А бабушка была в это время больна и лежала в постели. Она подумала, что это и в самом деле Красная Шапочка, и крикнула:

– Дёрни за верёвочку, дитя моё, – дверь и откроется!

Волк дёрнул за верёвочку – дверь и открылась.

Бросился он на бабушку и разом проглотил её. Он был очень голоден, потому что три дня ничего не ел. Потом закрыл дверь, улёгся на бабушкину постель и стал поджидать Красную Шапочку. Скоро она пришла и постучалась:

– Тук-тук!

– Кто там? – спрашивает Волк грубым, хриплым голосом.

Красная Шапочка испугалась было, но потом подумала, что бабушка охрипла от простуды и оттого у неё такой голос.

– Это я, твоя внучка, – говорит Красная Шапочка. – Я принесла тебе пирожок и горшочек масла.

Волк откашлялся и сказал голосом потоньше:

– Дёрни за верёвочку, дитя моё, – дверь и откроется!

Красная Шапочка дёрнула за верёвочку – дверь и открылась.

Вошла девочка в домик, а Волк спрятался под одеяло и говорит:

– Положи-ка, внучка, пирожок на стол, горшочек на полку, а сама приляг рядом со мной. Ты, наверное, очень устала.

Красная Шапочка прилегла рядом с Волком и спрашивает:

– Бабушка, почему у тебя такие большие руки?

– Это чтобы покрепче обнять тебя, доченька.

– Бабушка, почему у тебя такие большие уши?

– Чтобы лучше слышать тебя, моя хорошая.

– Бабушка, почему у тебя такие большие глаза?

– Чтобы лучше видеть тебя, Красная Шапочка.

– Бабушка, почему у тебя такие большие зубы?

– А это чтоб скорее съесть тебя, дитя моё!

Не успела Красная Шапочка и охнуть, как злой Волк набросился на неё и проглотил с башмачками и красной шапочкой.

К счастью, в это самое время проходили мимо домика дровосеки с топорами на плечах. Услышали они шум, вбежали в домик и убили Волка. А потом распороли ему брюхо и оттуда вышла Красная Шапочка, а за ней и бабушка – обе целые и невредимые.

Кызыл Калфак


Борын-борын заманда бер авылда кечкенә генә кыз яшәгән. Ул шундый матур булган: хәтта кояш аның матурлыгына сокланган, кошлар – моңлы җырларын, гөлләр хуш исләрен бүләк иткән. Әнисе кызын үлеп яраткан, ә әбисе өчен оныгы иң кадерлесе, тормышының яме булган.

Туган көненә әбисе оныгына бик матур кызыл калфак бүләк иткән. Кыз калфагын беркайчан да салмаган, һәрвакыт киеп йөргән. Шуңа күрә туганнары һәм күршеләре, аны күргәндә:

– Әнә Кызыл Калфак килә! – дип әйтәләр икән.

Беркөнне кызның әнисе бәлеш пешергән дә:

– Кызыл Калфаккай! Әбиең янына барып кайт әле. Хәлен белеп кайтырсың, авырып ятмый микән? Менә шушы бәлеш белән бер чүлмәк майны күчтәнәч итеп бирерсең, – дигән.

Әнисенең сүзен тыңлаган Кызыл Калфак: тиз генә җыенган да әбисе янына күрше авылга чыгып киткән.

Чәчәкләрнең матурлыгына сокланып, кошлар җырын тыңлап, кыз урман буйлап озак барган. Шулчак аның каршына Соры Бүре килеп чыккан.

Бүренең инде ничә көн авызына ризык капканы юк икән, ул ач күзләре белән Кызыл Калфакка караган. Әмма, кызны бик ашыйсы килсә дә, куркып калган, чөнки якында гына утын кисүчеләрнең балта тавышлары ишетелгән. Шуннан ул, иреннәрен ялый-ялый, кыздан:

- Кызыл Калфаккай, син кая барасың? - дип сораган.

Кыз бүреләр белән сөйләшеп торуның куркыныч икәнлеген белмәгән әле. Шуңа күрә, елмаеп, Бүре белән исәнләшкән дә:

- Әби янына барам. Аңа шушы бәлеш белән чүлмәктәге майны илтәм, - дип җавап биргән.

- Ә әбиең ерак торамы соң? - дип сораган Бүре.

- Шактый ерак, - дип җавап биргән Кызыл Калфак.- Ә-әнә теге тегермән артындагы авылда, кырыйдан беренче йортта.

- Ярар, - дигән Бүре. - Мин дә синең әбиең янына барып кайтыйм әле, минем дә аны күрәсем килә. - Аннары ике юл читенә баскан да: - Мин менә бу юлдан китим, ә син монысы белән барып кара, кайсыбыз алдан килеп җитәр икән? - дигән.

Кызыл Калфак, риза булып, Бүре күрсәткән юлдан киткән. Хәйләкәр Бүренең иң кыска юлдан бөтен көченә чапканын белмәгән шул ул.

Шуңа күрә, чәчәкләр җыя-җыя, ашыкмый гына барган.

Кызыл Калфак әле тегермән янына да килеп җитмәгән, ә Бүре инде, әбинең өе янына барып, ишек шакый башлаган:

- Тук-тук!

- Кем бар анда? - дип сораган әби.

Бүре, нечкә тавыш белән:

- Әбием, бу - мин, оныгың Кызыл Калфак. Синең хәлеңне белергә килдем. Бәлеш белән бер чүлмәк май алып килдем, - дип җавап биргән.

Бу вакытта әби, авырып, урын өстендә ята икән. Ул, Бүренең алдавын сизмичә:

- Балам, бауны тарт, ишек үзе ачылыр, - дигән.

Бүре бауны тартуга, ишек ачылып киткән. Ул өйгә кергән дә әбигә ташланган һәм шундук аны кабып та йоткан. Өч көн буе ашамаганга, Бүре бик ач булган. Аннары, ишекне ябып, әби урынына менеп яткан да Кызыл Калфакның килүен көтә башлаган. Менә Кызыл Калфак та килеп җиткән һәм ишек шакыган:

- Тук-тук!

- Кем бар анда? - дип сораган Бүре калын, карлыккан тавыш белән.

Кызыл Калфак, бу тавышны ишеткәч, башта куркып калган, аннан соң әбигә салкын тигәндер, шуңа тавышы карлыккандыр дип уйлаган.

- Әбием, бу - мин, оныгың Кызыл Калфак. Мин сиңа бәлеш белән бер чүлмәк май алып килдем, - дип җавап биргән.

Бүре, йөткереп тамагын кырган да нечкәрәк тавыш белән:

- Бавын тарт, балакаем, ишек үзе ачылыр, - дигән.

Кызыл Калфак бауны тарткан икән, ишек ачылып та киткән. Кыз өйгә килеп кергән. Бүре юрган астына яшеренгән дә аңа:

- Кызым, бәлешне - өстәлгә, чүлмәгеңне шүрлеккә куй да минем яныма ят. Арыгансыңдыр, - дигән.

Кызыл Калфак Бүре янына менеп яткан да:

– Әби, нигә синең кулларың шундый зур? – дип сораган.

– Сине ныграк кочаклар өчен, кызым.

– Әби, нигә синең колакларың шундый озын?

– Сине яхшырак ишетер өчен, үскәнем.

– Әбием, ни өчен синең күзләрең шундый зур?

– Сине яхшырак күрер өчен, Кызыл Калфаккаем.

– Әби, ни өчен тешләрең шундый зур?

– Сине тизрәк ашап бетерер өчен, балакаем!

Шул сүзләрне әйтү белән, Бүре Кызыл Калфакка ташланган да аны башмагы, калфагы-ние белән берьюлы кабып йоткан.

Бәхеткә, бу вакыт әбинең өе яныннан, балталарын иңбашларына салып, утын кисүчеләр үтеп бара икән. Алар, йорт эчендәге тавышны ишетеп, өйгә йөгереп кергәннәр дә Бүрене шундук үтергәннәр. Эчен яргач, аннан исән-сау килеш Кызыл Калфак белән әбисе килеп чыккан.
Категория: Сказки / Әкиятләр | Просмотров: 5 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz