Посетители |
Онлайн всего: 10 Гостей: 10 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » КУЯН (Манси халык әкияте)
КУЯН (Манси халык әкияте) | 10:11:33 |
Яшәгән, ди, бер Куян. Иртәдән кичкә хәтле күл тирәсендә чабып йөри икән бу. Шулай беркөнне, күл камышы ашаганда, Куянның ирене киселгән. Куян, елый-елый, күл буендагы Учакка сүз каткан: «Әй, ялкынлы Учак, шул явыз камышны яндыр әле!» «Камышның сиңа ни зыяны тиде?» — дигән аңа Ут. «Ул минем иренемне кисте».— «Ә син нигә камыш ашадың соң?»
Куян, Утка үпкәләп, су буена киткән. «Әй, Күл суы, Утны сүндер әле!» — дип сүз каткан ул аңа. «Утның сиңа ни зыяны тиде?» — дип сораган Күл суы. «Ул күл буендагы камышны яндырмый»,— дип мышкылдаган Куян. «Ә камышның ни зыяны тиде?» «Камыш минем иренемне кисте». «Ә нигә син камышны авызыңа алдың соң?» — дигән Күл суы.
Куян, Күл суына үпкәләп, күл буенда ук атып уйнаучы малайлар янына киткән. «Әй, малайлар, суга ук атыгыз әле!» — дип эндәшкән ул аларга. «Аның сиңа ни зыяны тиде?» — дигән малайларның берсе. «Су Утны сүндерми».— «Ә Утның ни зыяны тиде?» — «Ул яр буендагы камышны яндырмый».— «Ә камышның ни гаебе бар?» — «Ул минем иренемне кисте».— «Нигә камыш ашадың соң, туймастамак?» — дип көлгәннәр аннан малайлар.
Куян, боларга да үпкәләп, Тычкан янына киткән. «Әй, Тычкан, шул малайларның җәяләрен кимереп өз әле!» — дип ялварган ул. Тычкан Куянны бик кызганган. Әмма җәяне кимерергә дә курка икән үзе. Ул арада малайлар түзмәгәннәр, җәяләрен киереп, суга ук атып җибәргәннәр. Ук тигәч, Күл суы ярдан сикереп чыккан да Утка ташланган. Ут куркуыннан камышка таба үрмәләгән. Камыш яна башлагач, Куянның аякларын, колакларын ялкын ялмап алган. Ул, көч-хәл белән уттан чыгып, урман эченә кереп качкан, ди. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 2 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|