Четверг, 12.12.2024, 18:51:20   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [38]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 11
Гостей: 11
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » КУЯННЫҢ КОЛАГЫ НИГӘ ОЗЫН? (Манси халык әкияте)
КУЯННЫҢ КОЛАГЫ НИГӘ ОЗЫН? (Манси халык әкияте)
10:09:35
Берзаманны Әти поши белән Әни поши урман аланында сөйләшеп торалар икән. Шулчак урман буйлап чабып баручы Куян болар- ны күргән дә, агач төбенә посып, ни сөйләгәннәрен тыңлый башлаган.

— Минем җәнлек-җанварларга өләшәсе мөгезләрем бар,— дигән Әти поши.— Тик менә урманда җәнлек-җанвар бик күп, ә мөгезләр берничә генә. Кайсына бирергә дә белгән юк.

Моны ишеткән Куян эчтән генә: «Ә мин кемнән ким? Мөгезле булсам, бөтен урманны куркытып торыр идем»,— дип уйлап куйган.

— Мөгезләрне кемгә бирим икән соң? — дигән Әти поши хатынына.

— Монысын Боланга бир. Югыйсә гел кыерсыталар аны...

— Ярый,— дигән Әти поши.— Ә менә бу иң зур мөгезне кемгә бирим? Шулчак Куян түзмәгән, агач төбе артыннан башын сузып, сүз каткан: — Анысы миңа булсын! Миңа, Куянга!

— Сиңа нигә ул мөгез? — дип сораган Әти поши.

— Ничек инде «нигә»? — дигән Куян.— Бөтен дошманнарны дер калтыратып тоту өчен.

Поши бәхәсләшеп тормаган, иң зур мөгезне Куянга биргән. Куян исә сөенеченнән сикерә-сикерә биергә тотынган. Шулчак моның башына шап итеп нарат күркәсе килеп төшкән. Куян куркуыннан чабып киткән. Куаклар арасына барып керүгә, моның мөгезләре ботакларга уралып чәбәләнгән. Куян ни артка, ни алга бара алмыйча чинарга тотынган.

— Болай булмый, туганым,— дигән аңа Әти поши.— Син куркак йөрәкле икән. Ә куркак җан иясенә иң зур мөгез дә ярдәм итми. Шуңа күрә сиңа озын колаклар бирәм мин. Башкалар сөйләгәнне качып- посып тыңларга бик яратасың бит син. Менә моннан соң кемлегеңне бөтен урман халкы әллә каян белеп торсын әле.

Шулай итеп, Куян мөгезсез калган, ә колаклары күзгә күренеп бик озын булып үскәннәр, ди.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 2 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz