Посетители |
Онлайн всего: 6 Гостей: 6 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » МАЙМЫЛ БЕЛӘН ЧИКЕРТКӘ (Кытайдагы яо халык әкияте)
МАЙМЫЛ БЕЛӘН ЧИКЕРТКӘ (Кытайдагы яо халык әкияте) | 09:50:47 |
Борын-борын заманда киң басу уртасында яшәгән, ди, бер Чикерткә. Тау-таш арасында гомер итүче Маймыл аннан бик көнләшкән.
— Син бәләкәй, шуңа күрә сиңа тауда яшәү фарыз,— дигән ул көннәрдән бер көнне Чикерткәгә.— Басуда мин яшәргә тиеш.
— Мине әнием шушы басуда тапкан, шуңа күрә мин монда яшим. Бүтән җиргә китәргә җыенганым да юк,— дип карышкан Чикерткә.
— Алайса, көч сынашып карыйк. Кем җиңә, шул басуда яшәр,— дигән Маймыл.
Икенче көнне иртүк Маймыл, үзенең дус-ишләрен җыеп, басуга төшкән, һәммәсенең кулында тәпәч икән боларның.
— Син кайда? Сугышырга вакыт! — дип дәррәү кычкырганнар май-мыллар.
— Үләннәргә чык төшкән бит. Кояш күтәрелеп, чык кипкәнне көтегез,— дигән аларга Чикерткә.
Чык төш җиткәндә генә кибеп беткән. Кояшка карый-карый, түземнәре төкәнгән маймыллар каршына, ниһаять, Чикерткә килеп чыккан. Килеп чыккан да берсенең борынына менеп кунган. Атаман маймыл моны күреп алган да тәпәче белән аңа китереп суккан. Сугуы булган, Маймыл тәгәрәп җан да биргән. Ул арада Чикерткә башка маймылның борынына кунган. Атаман саллы тәпәче белән тагын кизәнгән... Иң ахырда бәхәс башлаган атаман маймыл гына исән калган.
— Ничек соң? Кайсыбыз көчле? — дип сораган аннан Чикерткә.— Инде басуга күчәргә исәбең юкмы?
— Син җиңдең, басуда син яшәргә тиеш,— дигән аңа Маймыл.
Әле дә булса Чикерткә — басуда, Маймыл тау-таш арасында гомер итеп яталар, ди. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 2 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|