Четверг, 12.12.2024, 16:24:07   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [38]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 3 » МАНАРА (Авар халык әкияте)
МАНАРА (Авар халык әкияте)
18:34:57
Шулай, гадәттәгечә, авыл картлары, намаздан чыккач, җыелышып әңгәмә корып утыралар икән.

— Авыл читендәге әнә теге манараны мондарак күчереп куярга иде,— дип әйтеп куйган арадан берсе.

Шулчак болар яныннан авыру кыяфәтле ябык кына бер егет үтеп бара икән. Бу сүзләрне ишеткәч, ул:

— Мин аны күчерә алам. Ләкин башта, көч җыю өчен, өч ай буе ашатып-эчертеп торуыгыз кирәк.

Авыл агайлары, моңа ризалашып, әлеге егетне өч ай буе, өйдән өйгә йөртеп, кунак иткәннәр.

Менә, ниһаять, манараны күчерү көне дә килеп җиткән. Бар халык авыл читендәге манара янына җыелган. Сөенечтән кайсы сорнай уйный, кайсы барабан суга икән боларның. Теге ябык егетнең өч айда тәненә ит кунып, битләренә алсулык йөгергән, ди. Менә ул, манара янына килеп, аны төбеннән бау белән уратып бәйләгән дә халыкка болай дип кычкырган:

— Нәрсә карап торасыз анда? Әйдәгез, манараны минем җилкәгә күтәреп салыгыз!

Әмма берәү дә урыныннан кузгалмаган.

— Сез монда бөтен авылыгыз белән манараны җилкәмә дә сала алмыйсыз! Ә үзегез минем авыл уртасына кадәр күтәреп баруымны көтәсез. Ярый, булдыра алмыйсыз икән, үзегезгә үпкәләгез! Мин киттем! — дигән дә үз юлын дәвам иткән, ди, егет.

Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан : Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б.
ISBN 978-5-298-02107-4

Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 9 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz