Четверг, 19.06.2025, 00:38:55   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [7]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 03 » НАСРЕТДИН БҮЛӘГЕ (Албан халык әкияте)
НАСРЕТДИН БҮЛӘГЕ (Албан халык әкияте)
18:47:42
Шулай беркөнне Насретдин йөзем җыя торган олы кәрзин төбенә өч инҗир җимеше салган да, үгез җигеп, вәзир янына юл тоткан.

Насретдиннең, бик зур кәрзин тотып, сарай капкасы төбендә торуын ишеткәч, вәзир аптырап калган. Ул, эшнең нидә икәнен белү өчен, тизрәк ишегалдына чыккан. Насретдин, вәзирне олылап сәламләгәч, аңа болай дигән:

— Хөрмәтле вә гыйззәтле әфәндем! Фәкыйрьлегем чиктән ашу сәбәпле, шушы көнгә кадәр минем сезгә бер бүләк тә бирә алганым булмады. Менә бүген иртән торуга инҗир агачында өч изрәп пешкән җимеш күрдем дә шуларны, өзеп, сезгә бүләк итәргә булдым.

Вәзир кәрзин төбендәге өч инҗиргә караган да, Насретдиннең шушы җимеш өчен үгез җигеп килүеннән көлмәкче булып, болай дигән:

— Ихтирамың өчен рәхмәт, Насретдин... Бик тә кадерле оҗмах җимешедер инде бу... Ничек итеп ашыйлар икән соң аны?

— Нинди оҗмах җимеше булсын, минем бакча җимеше! И әфәндем, сезнең инҗир җимешен авыз итеп караганыгыз да юк икән әле... Менә болай ашыйлар аны! — дигән дә Насретдин, өч җимешне бер-бер артлы йотып җибәргән.

Ә вәзир, ни әйтергә дә белмичә, авызын ачып карап калган, ди.

Насретдин бүләге менә шундый була ул.

Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан : Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б.
ISBN 978-5-298-02107-4

Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 36 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz